Сентябрь аенда Мәскәү шәһәрендә Камал театрының зур гастрольләре үткән иде. Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев «Интертат»ка әлеге гастрольләрнең Мәскәү тамашачысы тарафыннан ни дәрәҗәдә көтеп алынганлыгын сөйләде, спектакльләрне үзләре өчен «бер йотым саф һава» дип бәяләде.
Безнең Мәскәүгә Камал театрының инде 5 ел килгәне юк иде. Әйдәгез, дөресен әйтеп сөйләшик. Бүгенге көндә 25 миллион кеше яшәгән Мәскәүдә бер генә татар балалар бакчасы да, яхшы татар мәктәбе дә юк. Бездә татар теле бик авыр хәлдә. Татарча чараларны, мәсәлән, «Аулак өй»не бездән башка беркем дә үткәрми. Табигатькә чыгып, татарча аралашып утырулар юк, татарча ифтарлар да үткәрмиләр. Шуңа күрә безгә Мәскәүдә татар теле белән шөгыльләнү бик кыен. Мәскәүдәге татар теле ул – кухня теле.
Ниһаять, бер йотым саф һава кебек, чын, матур татар телен безгә Камал театры алып килде. Барлыгы 6 спектакль һәм 1 концерт куйдылар. Төрле декорацияләр, бик катлаулы куелыш. Спектакльләр аша тарихыбызга да, гореф-гадәтләребезгә дә, гаилә, дуслык мөнәсәбәтләренә дә күз салдык. Камал театрына бик рәхмәтле булып калдык. Без үзебез дә 4-5 ай дәвамында аларның гастрольләрен рекламалап тордык. Бөтен интернет-ресурсларыбыз шуңа юнәлтелде. Заллар шыгрым тулы булды, чөнки Мәскәүдә специфик, концертларны гына түгел, татарча спектакльләрне дә яратучы публика бар.
Камал театры безгә ел саен килсен өчен нәрсә эшләргә кирәк икән?
Безнең үзебезгә килгән бер генә театр белән дә очрашулар уздырмыйча калганыбыз юк. Гафури, Нур, Тинчурин яки Буа, Минзәлә кебек район театрлары булсынмы ул, һәрвакыт алар белән штабта аралашып, чәй эчеп алабыз. Камал театрының 7 яшь артисты да безнең белән кич утырды. Барыбыз да Ришат Әхмәдуллинга гашыйк булдык. Алар «Зәңгәр шәл» һәм башка спектакльдәге җырлардан өзекләр башкардылар.
Ә икенче көнне Фәнис Җиһанша ораторлык осталыгы буенча мастер-класс үткәрде. Фәнис Җиһанша Камал театры түбәсенә экскурсияләр оештыручы Казандагы бердәнбер кеше икән. Ул безнең барыбызны да әлеге экскурсиягә чакырып калды һәм театрның яңа бинасы турында сөйләде. Уникаль бина быел ноябрь аенда ук ачылачак. Ләкин бер бик зур проблема бар: әлеге заманча, искиткеч матур бинага, башка шәһәрдәге театрларга, татар спектакльләренә татар яшьләрен ничек итеп җәлеп итәргә?
Татарча спектакльләр карый торган яшьләрне ничек тәрбияләргә? Без бу урында үзебезнең идеябезне тәкъдим иттек. Әгәр дә яшьләр театрга йөрми икән, димәк, театр мәктәпләргә, институтларга үзе барырга тиеш. Аларда татарча театр түгәрәкләре оештырырга, спектакльләр куярга кирәк, – ди Рөстәм әфәнде.
Ул, Казандагы иң зур проблема дип, институтларда, көллиятләрдә татар җәмгыятьләре булмауны атады. Рөстәм Ямалиев сүзләренчә, Мәскәүнең 27 уку йортында шундый җәмгыятьләр эшләп килә икән.
– Без аларга ярдәм итеп торабыз, уртак чаралар уздырабыз. Шуның кадәр спикерлары, мәйданчыклары була торып, уку йортларында татар җәмгыятьләре булдырмау – Казанның зур җитешсезлеге. Ни өчен КХТИ да, медицина университетында, яки башка вузларда мондый җәмгыятьләр юк? Булсалар да, формаль рәвештә генә? Яшьләр татар мәдәниятенә тартылсын, буш вакытларында «Аулак өй»ләр оештыра, очраша, таныша, кавыша алсын өчен кирәк болар. Бездә ел саен 15-20 пар өйләнешә, чөнки без алар өчен татар телле мохит тудырабыз.
Казандагы уку йортларына Индус Таһиров, Римзил Вәлиев кебек күренекле шәхесләрне чакырып, татар телен саклау турында әйтсеннәр иде, – диде ул.
Яңадан Камал театры гастрольләренә кире кайтып, Рөстәм Ямалиев театрны татар телен, мәдәниятен, рухын саклау өчен идеологик рычаг буларак кулланулары хакында да әйтте.
Театр бик мөһим тарихи мәсьәләләрне күтәрде. Безнең татар халкының тарихы бик авыр. Кешеләр күченеп китәргә мәҗбүр булган. Дин белән дә бик зур проблемаларыбыз булган, чукындыру чорларын гына алсак та. Шуңа да әлеге спектакльләр бүген бик актуаль. Көн саен 100-150 кеше җыелып, Камал театры спектакльләрен карарга йөрдек. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Равил Шәрәфиев һәм башка артистлар белән, аларны керү юлында ук көтеп торып, фотоларга төштек. Без аларны кулларыбызда күтәреп йөртергә әзер. Казаннан Камал театры килгәндә отпускларын күчерергә әзер тамашачылар бар. Чөнки театрны бик яраталар. Кызганычка, спектакльләрне тәрҗемә белән карау өчен колакчыннарга чират зур булды.
Камал театры ул – флагман, татар халкының хәзинәсе. Ришат Әхмәдуллин, Фәнис Җиһанша һәм башка артистлар да – халык хәзинәсе. Аларны сакларга, якларга һәм иҗат итү өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк, – дип белдерде Рөстәм Ямалиев.