Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Уразаны өч көнләп тоту дөрес түгел»
Бүген барлык мөселман дөньясы айлар патшасы булган Рамазан аена аяк басты.
Бер ай буе барлык шайтаннар богауланган изге ай, ураза тотуның фазыйләтләре, тыелган гамәлләр һәм укучыларыбыздан килгән башка сорауларга «Күзгә – сүз» тапшыруының бу атна кунагы – Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.
– Рөстәм хәзрәт, Рамазан аеның кыйммәте нәрсәдә?
– Аллаһның рәхмәте белән, Рамазан ае ул – күптән көтелгән кунак. Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә Рамазан аен «барлык айлардан да хәерлерәк ай» ди. Намаз укысак, үзенә күрә әҗер-савап алабыз, мескен яки ятимгә ипи алып бирсәк, тагын бер төрле савабы языла. Аллаһ Тәгалә: «Рамазан минеке һәм мин аны үзем бирермен», – ди. Әгәр без тулы иман белән, изгелектә уразаларыбызны тотсак, Гаеткә килгәндә гөнаһсыз сабый кебек булырбыз. Рамазан аенда барлык догалар кабул була торган Кадер кичәсе бар. Миннән еш кына: «Хәзрәт, кайсы вакытта сораган теләк үтәлә?» – диләр. Кадер кичәсендә укылган барлык догаларга, теләкләргә Аллаһ Тәгалә җавап бирә.
– Безнең тыңлаучыларыбыз арасында күп еллардан бирле ураза тотучылар да, быел гына тәвәккәлләүчеләр дә бардыр. Уразага ният ничек кылына?
– Ният – иң мөһиме. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Һәрбер гамәл нияткә карап саваплы һәм гөнаһлы булырга мөмкин». Күрше дә тота, дустым да тота, хатыным да тота, мин дә тотыйм инде, дип ниятләү – ул гади генә ураза тоту булырга мөмкин. Ә инде «Я Раббым, синең ризалыгың өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр ураза тотарга ниятләдем. Миңа ярдәм бир, көч-куәт, саулыгымны бир», – дип ниятләсәң, Аллаһ Тәгалә бу уразаны кабул итә.
Нияткә бәйле төрле сораулар туа. Мәсәлән, сәхәргә тормыйча, йоклап калу. Рәсүлебез (с.г.в.): «Иртән торыгыз, иртәнге ризыкларны ашагыз, аның эчендә бәрәкәте бар», – ди. Ул бик изге вакыт, сәхәрдә кылган догалар да кабул була.
Әгәр кеше сәхәргә тора алмаган икән, ә кичтән: «Иртәгә сәхәргә торам, уразага керәм», – дип ниятләгән булса, шушы эчтәге ният белән дә уразаны дәвам итәргә мөмкин.
– Уразаның ункөнлекләре турында да сөйләшеп үтик әле.
– Раббыбыз шулай тәкъдир кылган: Рамазаны унар көнләп бүлгән. Беренче ункөнлек – Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү көннәре. Ул көннәрдә ураза бик авыр бирелә, хәл бетә, баш авырта. Икенче ункөнлектә Аллаһ Тәгалә безне гафу итә, бу вакытта организм уразага ияләшә. Өченче ункөнлек ул – уттан котылу көннәре. Без фани дөньяда яшибез, алда безне мәңгелек тормыш көтә.
– Рөстәм хәзрәт, уразаның ункөнлекләре турында сөйләшкәч, шундый сорауны бирми кала алмыйм: җәмгыятьтә шундый фикер яши, уразаны башында, уртасында һәм ахырында өч көн тотучылар бар.
– Аллаһның рәхмәте белән, мөфти хәзрәтебез бу сорауга һәрвакыт: «Дөрес, сез уразаны башында 10 көн, уртасында 10 көн һәм ахырында 10 көн тотыгыз», – ди. Аллаһ Тәгалә безне шулай яраткан: тәнебез ураза тота алмаячагын белми, без моны үзебез уйлап чыгарабыз. Үзебезгә шундый «өч кенә көн тотам» дигән ният куябыз. Әгәр дә кеше белә торып, сәламәтлеге яхшы булып, 3 кенә көн ураза тота икән, 3 көн өчен савабын ала, калган тотмаган көннәре өчен гөнаһ ала.
– Уразаның беренче көннәрендә организмны ничек ияләштерергә?
– Безнең тәнебезнең күп өлеше судан тора. Организмда су дефициты булырга тиеш түгел. Кайберәүләр көлә: «Көне буе ураза тоталар да, кич җиткәч, тутырып ашыйлар», – дип. Юк, кич белән әллә ниләр ашыйсы килә – сыймый.
– Уразада ниләр эшләргә ярамый, гомумән, нәрсәләрдән тыелырга кирәк?
– Әгәр организмга тамак аша үтә торган әйбер керә икән, ул уразаны боза. Уразалы килеш җенси мөнәсәбәт тыелган. Авыр сүз әйтү уразаны бөтенләй бозмый, әмма уразаның әҗер-савапларын юкка чыгара.
– Рөстәм хәзрәт, күзгә, борынга, колакка дару салу, кан бирү һәм укол кадату уразаны бозамы?
– Укол мәсьәләсе аерым карыйк, чөнки укол ике төрле була. Кемдер уразаны җиңел тоту өчен витамин кадата икән, монысы – гөнаһ. Ә инде хроник яки кискен чир вакытында укол кадатырга кирәк икән, алар уразаны бозмый. Кан бирү дә, хиджама ясату да рөхсәт ителә. Әмма һәр кеше үз хәлен үзе белә: кемдер бер тамчы канны күрүгә аңын югалта, кемдер бер литр канны эһ та итми бирә ала.
Борын, колак мәсьәләсенә килсәк, һәр кешедә физиология үзенчә. Ингалятор өрдерсәк тә, һава белән бергә аның тамчылары тамакка төшә. Ураза вакытында мине дә Аллаһ Тәгалә сыный: борыным тыгыла. Әмма борынга дару сиптерсәң, ул барыбер йотыла, болардан сакланыгыз. Бассейнда да ялгыш кына су йотарга мөмкин. Күзгә салган дару тамакка төшми, шуңа күрә уразада күзгә дару салу тыелмаган.
– Укучыларыбыздан килгән сорауларны яңгырата башлыйм. «Намаз укымыйм, дуңгыз колбасасы ашыйм, бәйрәмнәрдә эчемлекләр дә эчелә. Быел беренче тапкыр ураза тотып карыйсым килә. Миңа аны тотарга ярыймы?»
– Бу егетне сезнең аша орышыйм әле. Ураза булса да-булмаса да, спиртлы эчемлекләр, дуңгыз, хәрәм ризыклардан тыелыгыз, алар безгә зыян китерә. Бу урында хуҗабикәләргә дә әйтер сүзем бар: хәрәм ризыкны өегезгә кертмәгез. Рәсүлебезнең (с.г.в.) бик куркыныч хәдис-шәрифләре бар: «Аракыны кем чыгара, кем сата, кем өендә саклый – алар барысы да ләгънәт астында», – ди. Күпләр миңа да: «Хәзрәт, нигәдер тормыш бармый, авырыйбыз, проблемалар, тегесе-бусы», – диләр. Барлык проблема – өйдә торган хәмер шешәсеннән башлана.
Сорауга килсәк, уразаны кабул итүче – бары тик Аллаһ Тәгалә. Әгәр без шартларын үтибез икән, иншаллаһ, кабул булыр. Бу егет бик ачык күңелле кешегә охшаган, оялып тормыйча, барысын да сөйләп биргән.
Кайвакытта: «Намаз укымыйм, яулык япмадым, миңа ураза тотарга ярыймы?» – диләр. Ярый гына түгел, тотарга кирәк. Ураза тотмау – гөнаһ.
– «Безнең авылда шундый мода бар: берсеннән-берсе уздырыштан ифтар ашлары уздыралар. Матур гадәт, изге гамәл – сүз дә юк. Әмма аны мәчеттә уздыралар, Коръән өйдә укылса, савабы күбрәк түгелме? Быел безнең балалар да «үткәрик» ди, минем мәчеттә үткәрәсем килми, өйдә укытсак, ничек булыр икән?»
– Сөбханаллаһ, бик матур гадәт яши икән бу авылда. Бу авылның хәзрәтенә дә Аллаһ сабырлык бирсен, чөнки ашаган белми, тураган белә: кунаклар килә дә китә. Мәккәдә бер илдән килгән хаҗи белән сөйләшеп тордык. Ул сөйли: «Уразаның беренче 10 көнендә без туганнар белән бер-беребезгә йөрешәбез», – ди. Бер пар килә, ике пар, зурдан кубып әзерләнмибез, ди. Икенче ункөнлегендә мәчетләрдә катнашырга тырышабыз, ди.
Сорау бирүче бу апага да, балалары-оныклары белән генә, Коръән укып, үзара ифтар ашы уздырырга киңәш итәр идем. Ә аннары инде мәчеттә уздырырга да була. Бу – ике куянның койрыгын берьюлы тоту булыр, савабы да күбрәк язылыр, Иншаллаһ.
– Рөстәм хәзрәт, ифтар ашлары темасына бер соравым туды: андый табынга ураза тотмаган кеше килә аламы?
– Бик актуаль сорау. Бер танышым ел саен өйләрендә авыз ачтыра. Кемнәрне чакыра, һәрберсенә: «Иртәгә миңа киләсең, уразаңны тот», – дип фәрман биреп чыга. Хуҗа кеше дә ифтар ашына чакырганда, шулай ук каты итеп әйтә ала. Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: «Кем дә кем ураза тоткан кешене ашатса, ураза тоткан савап язылыр», – ди. Ә инде табыныгызда ураза тотмаган кеше бар икән, гади кешене ашаткан өчен савап язылыр.
– Бала имезүче, бала көтүче хатыннар уразадан азат ителәме?
– Раббыбыз безгә зыян китерергә теләми. «Әгәр йөкле һәм күкрәк баласы булган ханымнар ураза тота алмый икән, ул башка көннәрдә тотар», – ди Аллаһыбыз.
Бу көннәрдә 4 айлык көмәне булган бер ханым язды. Кешенең физиологиясе төрле. Аллаһ Тәгалә, ач торудан бигрәк, иманыбызны тикшерә.
– «Эштә мин һәм тагын 1-2 хатын-кыз ураза тотабыз. Төшке аш вакыты җиткәч, башкалар ашарга җылыта башлый, төрле кызыктыргыч исләр чыга. Уразалы кешене шулай кызыктырырга ярыймы? Шулай ымсыну минем өчен гөнаһмы? Яки гөнаһ аларгамы?»
– Ирләргә ураза тоту җиңелрәк, дип уйлыйм мин. Бу сорауга килсәк, хөрмәт, әдәп-әхлакны онытмаска кирәк. Ураза тотмаучы коллегаларыгыз белән сөйләшергә кирәк. Шул ук вакытта тәкәбберлеккә дә китермәсен: «Менә мин ураза тотам, ә син монда ашап утырасың», – дип, масаеп йөрергә кирәкми.
– «Оныгым Украинадан ялга кайтты, өйләнергә тели. Рамазан аенда никах уздыруга ничек карыйсыз? Яшьләрнең көндездән бәйрәм ясыйсы килә бит. Яки никахны авыз ачкач укытыргамы икән?»
– Икендедән соң кунакларны җыегыз, хәзрәтне чакырыгыз. Кояш баю белән өстәл артына утырып, ифтар кылыгыз. Нур өстенә нур булып, никах укылу белән беррәттән, җыелган барлык кешене авыз да ачтырырсыз. Уразада көндез никах укыту дөрес булмас. Ярамый, дигәнгә карамыйча, кулларны күтәреп: «Бу яшьләргә бәхет бир», – дип сорау дөрес булмас. Бу очракта үзебез Аллаһ Тәгаләнең әмерен үтәмибез, ә үзебез аннан сорыйбыз.
– Сәламәтлеге буенча ураза тота алмаган кешеләргә нишләргә?
– Раббыбыз Аллаһ бу хакта Коръәндә: «Мескен кешеләрне ашатыгыз», – дип язган. Бу хакта сөйли башласак, безгә еш кына: «Эх сез, муллалар, тагын халыкны талыйсыз, сезгә һаман акча җитми», – дип яза башлыйлар. Инде аңлатып китим. Нәрсә ул фидия? Диния Назәрәте каршындагы Голамәләр һәм Казыйлар шурасы һәр ураза алдыннан фидия күләмен билгели. Ул – яшәү минимумын 30 көнгә бүлгәч килеп чыккан сумма. Әгәр бу акчаны мәчетләргә китермисез, мохтаҗларны үзем ашатам, дип ният кыласыз икән, без шат кына. Безгә кеше әманәт итеп фидия сәдакасы китерә, без аңа азык-төлек алып, чын мохтаҗны табып (чөнки аферистлар бик күп хәзер), илтеп бирү – безгә өстәмә эш. Мескеннәрне әллә кайдан эзләмәгез, алар безнең арада.
Бер апа килгән иде: «Хәзрәт, ике бүлмәле фатирымны бер бүлмәлегә алыштырырга телим», - ди. Мин инде үземчә киңәш бирмәкче, бу уеннан кире кайтармакчы булам. «Юк, – ди, – балаларыма әйтмәгез, бабаем исән чагында, аның пенсиясе ашауга, даруга, минеке – коммуналь түләүләр түләргә китә иде. Бер генә пенсия барысына да җитми, торак мәйданы кечерәйгәч, түләве азрак булмасмы, дип тырышам», – ди.
Без беренче буын туганнарга – әти-әни, балалар, оныкларга – сәдака бирмибез, без аларны тәэмин итәргә тиеш. Туганнан туган, өченче буын туганнарыгызга игътибар итегез. Менә шушы ашату да фидия санала.
– Халык арасында шактый бәхәс тудырган фитр һәм нисаб күләмнәре турында да сөйләшеп үтик, аларны кайчан, кемгә бирергә?
– «Фитр» ул – гарәп сүзе, «чистарыну» дигәнне аңлата. Уразада кайчак ачуланасың, кирәкмәгән сүз әйтәсең, шулай итеп, уразаның савабы кими. Рәсүлебез (с.г.в.) «Чистарына торган сәдаканы бирегез», – ди. Шул ук вакытта галимнәр аны Рамазан аен күрә алган өчен «рәхмәт сәдакасы» дип тә йөртә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.), әлбәттә, фитраны сум (рубль) белән бирегез, дип әйтмәгән. Әмма аның заманында да сәдаканың күләме булган. Безгә аңлар өчен бу – өч литрлы банка күләме. Менә шушы банкага хөрмә җимеше салабыз икән, менә бу – безнең фитр сәдакасы. Без аны шулай итеп бирергә тиеш. Хөрмә генә түгел, төрле ярмалар да бирергә мөмкин.Шуңа күрә аның бәясе дә төрлечә. Гади кеше бирә ала торганы, баераклар бирә торганы.
Моны җыю – мәчетләр өчен өстәмә йөк. Чөнки аны безгә акчалата китерәләр, без аны җыеп, мәчетнең үз хәҗәтләренә бер тиен дә алмыйча, мескен-фәкыйрьләргә таратырга тиешбез. Әгәр дә үзегезнең тирәдә ятимнәр, мескен-фәкыйрьләр бар икән, шушы өч литрлы банка белән хөрмәне аларга бирегез. Ашасыннар, бәйрәм итсеннәр.
Бер елны бер әби шалтырата: «Мин Биектаудан, рәхмәт әйтеп шалтыратам. Сез җомга вәгазендә фитр сәдакасы хакында сөйләгәнсез. Беркөнне газовик килде, газ плитәмне көйләп китте. Икенче көнне кич тагын килгән. Курыктым, ишекне ачмый тордым. Ул миңа ике пакет ризык китергән», – ди. Газовик бу әбинең ничек яшәвен, тормышын күреп кайткан да фитр сәдакасын аңа китергән.
Быел фитр сәдакасының күләме – арпа белән исәпләгәндә – 150, йөзем белән исәпләгәндә – 800 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә уразасыз калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде.
150 сум ул – 1 ипи, 1 литр сөт, 1 кило алма.
Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – көмеш буенча 41 мең сум, алтын буенча 454 мең сум. Нисаб ул – кем мескен, кем бай икәнне аеручы индикатор. Без кемгә сәдака бирәсен белергә тиеш. Әгәр безнең мендәр астында, базда яки банкта запас акчабыз бар, ул 454 мең сумга җиткән икән, ул вакытта 1 ел үтәргә тиеш. Икенче уразада сез шул сумманың кырыктан бер өлешен мескен-ятимнәргә бирергә тиешсез. Юк икән, сезгә зәкят мәҗбүри түгел. Аллаһ Тәгалә кешене байлык белән сыный.
– Рөстәм хәзрәт, бездә яшьләр бик «бай» хәзер: барысы да ипотекалы фатирда яши, кредитка алган машинада җилдерә. Нисаб аларга кагыламы?
– Бу хакта галимнәр дә бәхәсләшә. Зәкятның шарты – торак. Әмма ялланган фатир яки ипотекалы торакта яшәүчеләрнең запас 454 мең сум акчасы бардыр, дип уйламыйм.
– «Казанда яшим, Казан вакыты белән ураза тотам. Ялларда Тәтеш районына кайткач, мин сәхәр һәм ифтарны кайсы вакыт белән ашарга тиеш булам?»
– Без уразада кайсы җирлектә – шул вакыт белән ашыйбыз.
– Сәфәрдәге кеше уразадан азат ителәме? Өеннән ничә чакрым киткән кеше сәфәрдә булып санала?
– Өеннән 2 атнадан кимрәк вакытка, 100 чакрымнан артык ераклыкка чыгып китсә, кеше сәфәрдә санала. Әгәр 15 көнгә ялга китәсез икән, сез сәфәрче түгел. Юлда булган кешегә уразасын калдырып торырга ярый. Әмма Рамазан аенда ураза тоту җиңелрәк, беренчедән, киң җәмәгатьчелек белән бергә, икенчедән, шайтан богауда була.
– Рөстәм хәзрәт, сәхәр тәмамлангач, иртәнге намазны укырга ярыймы?
– Гомумән, сәхәр тәмамлану ул – иртәнге намаз вакыты кергәнне аңлата. Дөрес, ул, мәчетләрдә халык җыелсын дип, соңрак укыла. Ә өйдә үзегез генә укый аласыз.
– Шактый бәхәсле шундый сорау килде: «Сәхәр ашап бетергәч, иртәнге 7гә кадәр ятып алам. Аннан, торып, эшкә китәм. Йокыдан торгач, теш пастасы белән теш чистартырга ярыймы?»
– Элек мин мисвакны үзем белән йөртә идем. Ул мөселман кибетләрендә бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) да шуның белән чистарткан, әмма калдыкларын төкергән. Паста белән чистартабыз икән, авызда тәме калмаслык итеп чайкарга кирәк.