Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ирләрне бала тапканда хатыннары янында булмаска өнди

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин халыктан кергән сорауларга җавап бирә.

news_top_970_100
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ирләрне бала тапканда хатыннары янында булмаска өнди

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Ютуб»тагы үз каналында халыктан кергән сорауларга җавап бирә. Шуларның кайберләрен игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Сорау: Мөселманнарга йога белән шөгыльләнергә ярыймы?

Җавап: Җәмәгать, без бик яхшы аңлыйбыз, төрле күренешләр бар, без аларны аера белергә тиешбез. Тән өчен шөгыльләнәбез икән йога белән, тәннең сыгылмалылыгын арттыру, саулык өчен – бу тыелмый. Ләкин йоганың дини өлеше дә бар. «Лә иләһе илләллаһ Мөхәммәдүр Рәсүлуллаһ» дигәч, без мөселман саналабыз. Мөселманлыкта башка рухи практика белән шөгыльләнү каралмаган. Йоганың дини өлеше исә шундыйлардан. Шуңа күрә йога белән физик яктан шөгыльләнергә мөмкин, ә тренер сезне рухи өлешенә дә тарта башлый икән, медитация һ.б., «без – мөселманнар, туктыйбыз, булды, юк, монысы безнеке түгел», – дибез. Безнең үзебезнең намаз, ураза, дога кылу, Коръән уку бар – безнең медитация менә шушы. Калганы безнеке түгел.

Сорау: Хәзрәт, кролик ите ашарга ярыймы?

Җавап: Җәмәгать, бик яхшы сорау, сезгә Аллаһ бәрәкәтен бирсен. Мин үз җавабыма куян турындагы сорауны гына түгел, гомумән, нәрсә ите ашарга ярый, нәрсә – юк икәнен дә кертер идем.

Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән, Аллаһ безгә чиста – хәләл ризык ашарга рөхсәт итте. Ерткычлардан, судан коры җиргә күчеп йөрүче хайваннардан (мәсәлән, елан) тыш хайваннар безгә рөхсәт ителгән, әгәр «бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дигән сүзләр белән суела икән. Димәк, кролик «бисмилла» әйтеп суелган икән, ислам шартлары буенча, ашарга ярый. Балыкны суярга кирәкми, ул болай да хәләл санала.

Хәзерге заман ау шартларында нишләргә соң? Мәсәлән, ирегез ауга китте дә кабан дуңгызы алып кайтты, ди. Аны ашарга ярыймы? Юк! Кабан дуңгызы, йорт дуңгызы – алар теләсә нинди очракта да безнең өчен хәрәм. 100 тапкыр юып, «бисмилла» әйтсәң дә, аларны безгә ашау ярамый – хәрәм була. Ирегез куян атып алып кайтты, бәлеш пешерергә кушты, ди. Яки үрдәк атып алды, ди. Бу очракта ашау ярыймы? Әйе, ләкин аерым шартлары бар. Коралына дары салган чакта, ул «бисмиллаһи Аллаһы әкбәр» дияргә тиеш, атканда да шул ук сүзләрне кабатлый, һәм аткан киеге янына килеп җиткәч, әгәр ул әле исән икән, шулай ук, «бисмиллаһи Аллаһы әкбәр» сүзләре белән аны суярга тиеш. Пошимы бу, үрдәкме, әллә безгә ашарга рөхсәт ителгән башка хайванмы – әгәр бу ритуал үтәлгән икән, бу очракта, әлбәттә, боларның барысын да ашарга ярый.

Тагын бер сүз: тормышыбызда бар да җитеш, бар да бар икән, ауга ризык өчен түгел, кызык өчен чыгабыз икән, киекләрне атабыз, фотога төшәбез, аннан ташлап калдырабыз икән, мондый ау тыела.

Сорау: Хатыны бала тапканда, ир кешегә аның янында булу рөхсәт ителәме?

Җавап: Җәмәгать, кайбер гамәлләргә без бик сак карарга тиешбез. Бары тик ир-атлар гына эшли торган эшләр бар, һәм бары тик хатын-кызлар гына башкара торган гамәлләр бар. Шул ук вакытта, ир-ат: «Хәзрәт, хатыным янында буласым, кулыннан тотып торып булса да, ярдәм итәсем килә, баланың кендеген кисәргә телим», – ди икән, ул бу эштә катнашкан өчен үзенә аклану эзли. Ләкин бала табу – ул фәкать хатын-кызлар гына булдыра ала һәм эшли торган гамәл. Ягъни, бала табуда хатын-кыз гына катнаша. Шуңа күрә, ирләргә анда бармау, ул бүлмәдә булмау хәерле. Әгәр ир-ат: «Хәзрәт, хатыным үзе бит, син янымда булсаң, миңа җиңелрәк булачак, дип, катнашуымны сорый», – ди икән, әйе, мөмкин. Ләкин хатыныгызның газапланган, интеккән мизгелләрен күреп, сезнең аның хакында фикерегез үзгәрергә мөмкин. Кемнекедер – яхшы якка, ә кемнеңдер начар якка да үзгәрә ала бит. Шулай ук без күрергә кирәк булмаган гаурәтне күрергә мөмкинбез.

Шуңа күрә, җәмәгать, чын ир-атлар эшләре – аерым, хатын кыз эше – аерым. Без, ирләр, бу гамәлгә кысылмыйк, хатын-кыз моны үзе эшләсен. Сез күрше бүлмәдә тора аласыз, хатыныгыз бәбиләгәч, сезгә улыгызны я кызыгызны тоттыра алалар. Иң беренчеләрдән булып, бәбиегезне үзегез күрә, сөя аласыз. Ләкин булачак ана белән бер бүлмәдә булып, бала табу процессында бергә булу кирәк түгел.

Сорау: Ирем кыйный, нишләргә? Аерылышыргамы?

Җавап: Соңгы вакытта бу сорау белән мөрәҗәгать итүче ханымнар күп. Хөрмәтле ир-атлар, берәрсен кыйныйсыгыз килә икән, спортзалга язылыгыз, бүлмәгә бокс грушасы элеп куегыз. Көчегезне кая куярга белмисез икән (тормышта төрле вакыт була), мәчеткә килегез, кар көрәгез! Бездә кар шундый күп!

Хөрмәтле хатын-кызлар, сезгә дә сүзем бар: аерылышу турында ялгыш та сүз кузгатмагыз. Әгәр ирегез кинәт кул күтәрә башлаган икән, уйланырга урын бар: «Ирем миңа кул күтәрер чиккә җиткән икән, мин нәрсәне дөрес эшләмим соң?» – дип анализ ясагыз. Әгәр ир-ат хатын-кызга кул күтәрә икән, бу – иң соңгы чара, иң соңгы эш, дигән сүз, ягъни, ирең бу чиккә җиткән икән, моңа нинди сәбәп булырга мөмкин?

Сорау: Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хатын-кызларга мөнәсәбәте ничек булган?

Җавап: Кайчакта: «Сез, мөселманнар, хатын-кызларны кимсетәсез», – дигәнне ишетергә туры килә. Феминисткалар тарафыннан, «без тигез хокуклы булырга телибез» дигән сүзләр дә еш яңгырый.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) хатын-кызларга карата иң яхшы мөнәсәбәттә булган. Хәтта ир-атларга караганда да яхшырак мөнәсәбәттә. Ни өчен? Чөнки бер хәдисендә ул әйткән: «Оҗмахка кергән беренче кеше хатын-кыз булыр», – дигән.

Сәхабәләрдән берсе, әнисенең үлеменә кайгырып, мин аның өчен барысын эшләргә тырыштым, әмма улы буларак, бар бурычымны түләп бетерә алдым микән, дип елап сорагач, пәйгамбәребез (с.г.в.), син гомерең буе әниеңне кулларыңа күтәреп йөртсәң дә, бурычыңны кайтарып бетерә алмассың, дигән. Милләте, дине нинди булуга карамастан, хатын-кызның урыны – бик олы, бик югары һәм ир-атларга караганда да өстенрәк. Шуңа күрә, пәйгамбәребез (с.г.в.), намаз уку-укымавына, ураза тоту-тотмавына, Аллага ышану-ышанмавына карамастан, хатын-кызларның барысын да хөрмәт иткән. Аларга карата хөрмәтле мөнәсәбәттә булган.

Әлбәттә, үзенең бер куркыныч хәдисендә, пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Тәмугта хатын-кызлар күбрәк булыр», – дигән. Ләкин теленә күрсәткән дә, шуның аркасында, дип өстәгән. Шуңа күрә, хөрмәтле хатын-кызлар, безнең сезне хөрмәт итүебез – пәйгамбәребез сөннәте. Ләкин сез дә үзегезне, тәмуг утыннан телегезне саклагыз.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100