«Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү – үзебезнең урынны саклауга бер зур адым»
Татарстан Диния нәзарәтенең Үзәк ревизия комиссиясе рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан фикерләре белән уртаклашты.
Безнең халкыбыз Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә бәйле юбилей тантаналарын тулысынча аңлап та бетермидер. Мин бу 1100 еллыкны үткәрүебез илебездә үзебезнең урынны саклауга бер зур адым һәм киләчәк буыннарга зур бүләк дип саныйм.
Безнең борынгы бабаларыбыз моннан 1100 ел элек ислам дине кабул итүләре белән безгә зур бүләк ясаганнар. Безнең шушы датаны онытмыйча, югалтмыйча, җуймыйча ассызыклап үтүебез, бигрәк тә шушы датага баглап, Казанда 10 мең кешелек мәчет төзергә нигез салуыбыз бик зур казаныш дип уйлыйм. Киләсе буыннар да 10 мең намаз укучыны үзенә сыйдыра алган мәчеттә намаз укулар вакытында аңлаячак моны нәрсә икәнен. Без – аларның бабалары шундый бүләк, шундый таяныч, нигез салып калдырганны кадерләрләр. Без үзебезнең бабаларыбызның үз вакытында ислам динен кабул иткәнлекләрен кадерләгән кебек, алар да безнең бу эстафетаны дөрес кабул итеп алырлар дип уйлыйм.
Һәр йөз ел саен безнең оныкларыбыз да, туруннарыбыз да, алардан соңгы буыннар да куанычлы бер казаныш белән билгеләп барырлар дип инанып калам.
Киләсе дата – 1200 ел дип саныйбыз инде, иншалла.
Кайбер тарихчылар ислам дине башлыча Үзбәк хан вакытында таралган, ул дата әһәмиятлерәк дип саный, дөрес. Киңрәк караганда, ул датаны да кадерләргә, ул датаны да югалтмаска кирәк, мөмкинлек булганда, ул датага да әһәмият биреп, шундый тантаналы чаралар үткәрергә кирәк. Ләкин дәүләт дәрәҗәсендә ислам динен безнең бабаларыбыз Болгар җирлегендә кабул итү ул безгә бик тә фундаменталь булган кадерле дата. Моны хәтта атеизм чорында да кире кага алмадылар.
Калган даталар да бар. Мисал өчен, хәзерге Рәсәй территориясенә кергән Дербентта Исламның моннан да элегрәк елларда кабул ителгәнлеген алга сөрүчеләр бар һәм без аны кире какмыйбыз. Әлбәттә, без ул чараларда катнашырга да бик шат булабыз. Хәзерге Кавказ территориясендә 1400 ел элек ислам динен кабул иткәнлекләрен тарихи яктан исбатлап, зур чаралар үткәрә калсалар, без моны ике куллап, ике аяклап алга сөрергә шат һәм риза. Бигрәк тә, анда яшәгән татарларга бу ниндидер ярдәм , файда китерсә, без меңләтә шат.
Анда Ислам дине кылыч белән килгән диючеләр бар, әмма бу икеле. Әгәр фарсы илләрен карасак, анда бер шиксез, шулай. Ә менә Дербент җирләренә Исламның кылыч белән килүе икеле. Ләкин кайбер урыннарда, җирле халыкның аңлап бетермичә, ислам дәгъватчыларына, имамнарына ниндидер каршылык күрсәтүләре турында ишеткән бар. Әмма бу кабиләләрнең җитәкчеләре аңлап бетермичә кылган шундый хәл генә булып санала. Ислам дине гомумән золымга таянып килми, бу мөмкин түгел. Чөнки хакыйкать кешенең күңеленә көчләп салуга мохтаҗ түгел.