«Аксу» студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров Кавказга сәяхәте вакытында кар кешесе белән очрашкан. Кызык видеоны продюсер социаль челтәрләргә куйган.
«Братан белән очраштык Эльбрус тауларында. Таудан төште генә әле минем белән күрешергә. Эльбрус тауларында йөгереп йөри торган кар кешесе була бу. Ортабис – дус дигәнне аңлата, – дип сөйләгән Рөстәм Сәрвәров кар кешесенең ясалма сыны янына басып.
Кар кешесе белән очрашу турындагы имеш-мимешләрне матбугатта еш язалар. Дөрестерме, юктырмы, аларны аеруча Һиндстан, Кытай, Себер якларында күп очраталар икән. Шул исәптән, Кавказ таулары да искәрмә түгел.