Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Насыйбуллин концертыннан соң: «Кәҗә» тавышлар туйдыра башлаган иде инде...»

«Ул - татарның Шаляпины. Уникаль тавыш иясе. Рөстәм җырлаганда каз тәннәре йөгерә. Бу концертны опера һәм балет театрында куярга кирәк», дигән фикер әйтте популяр артист Рамил Шәрапов Рөстәм Насыйбуллин концертын караганнан соң…

news_top_970_100
Рөстәм Насыйбуллин концертыннан соң: «Кәҗә» тавышлар туйдыра башлаган иде инде...»

5 май көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә Рөстәм Насыйбуллинның «Сугыш ялкынында туган җырлар» дип исемләнгән концерты үтте. Әлеге концерт Бөек Җиңү көненә багышланган иде.

Зал шыплап тулмаса да, буш урыннар бармак белән генә санарлык булды. Күпчелек олы яшьтәгеләр - абый-апалар, сугыш ачысын татып үскән ак яулыклы әби-бабайлар. Рөстәмнең иҗатташ дуслары.

Әлеге чарада яшьләрнең аз булуы күңелне тырнады билгеле. Концерт «Пушкин картасы» кысаларында ясалган булуга да карамастан, залда мәктәп укучыларын бөтенләй күрмәдем. Әллә реклама аз булган, әллә инде яшь буынны патриотик концертлар бөтенләй кызыксындырмый…

Концерт югары дәрәҗәдә оештырылган иде, бер сулышта үтте дә китте. Сугыш турында бик күп танылган җырлар башкарылды. Тере тавышка! Татарча да, урысчасыда. Рөстәм әле итальянча да бер җыр җырлады. Залда утыручы халыкны күрсәгез! Рөстәмгә кушылып җырладылар, еладылар, иң соңыннан басып алкышладылар.

Концертта Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова, Гөлшат Имамиева, «Казан нуры» оркестры, «КАЗАН» бию ансамбле, шулай ук Казан мәдәният һәм сәнгать институтының хоры да катнашты. Рөстәм Насыйбуллинны Казан шәһәр филармониясе артистлары котларга дип сәхнәгә чыкты. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев иң беренче сүз башлады.

- Афәрин, Рөстәм! Рөстәмнәр башкача булдыра да алмый, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Киләчәгең якты булсын, – диде ул.

 

Рөстәм Насыйбуллин үзе дә инде 8 ел Казан шәһәр филармониясендә эшли. Хезмәттәшләре аның турында зур хөрмәт белән сөйләделәр.

- Рөстәм белән бик күп еллар бер коллективта эшлибез. Бүгенге көндә мондый патриотик концертлар халкыбыз өчен бик кирәк. Рөстәм концертына үзе чакырды. «Баллада о матери» җырын башкара аласыңмы?» – дип сорады. Чөнки әлеге җырны башкара алучылар эстрадада бармак белән генә санарлык, диде ул. Бик теләп ризалаштым, – дип сөйләде Алинә Шәрипҗанова.

Алинә концертта ике җыр башкарды, «Баллада о матери» җырын җырлаганда халык елап утырды. «Әлеге җырны җырлаганда мин үзем дә елыйм. Җырны бөтен күңелеңне биреп, үзең елап җырлаганда гына тамашачы елап тыңлый», - дип хис-кичерешләре белән бүлеште.

Концертка шулай ук Р.Ваһапов фонды җитәкчесе, танылган продюсер Рифат Фәттахов та килгән иде. Ул Рөстәмгә чәчәк менгерде. Инстаграм битендә концерттан соң булган хис-кичерешләрен дә урнаштырган.
«Рөстәм Насыйбуллин - ирләрчә, чын, көчле тавыш иясе! (Соңгы вакытта эстрадабыздагы калтыравык, «кәҗә» тавышлар туйдыра башлады инде). Рөстәм тавышында аерым бер нәзәкәтлелек, аерым бер җылылык бар. Бу, мөгаен, җырчының эчке дөньясыннан, эчке культурасыннан киләдер. Әлбәттә, Рөстәм – Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты. Афәрин, дустым, сиңа бары тик уңышлар телим», - дигән Рифат әфәнде. Танылган продюсерның сүзләрен Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев та хуплаган. «Булдырасың, Рөстәм! Ниһаять, безнең халыкта чын ир-егет тавышлы, югары культуралы җырчылар күренә башлады», – дигән фикер калдырган ул. Әлбәттә, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренең югары бәясен ишетү чыннан да зур уңыш дип саныйм.
Концерт беткәннән соң сәхнә артына юнәлдем. Юлымда популяр артист Рамил Шарапов очрады. Мөмкинлектән файдаланып аның белән дә аралашып алырга булдым. Рамил Шарапов бу концерттан нинди фикерләр белән кайтып китәчәк?
- Рөстәм - минем дустым. Без үзебез нинди концерт куеп йөргәнебезне бик яхшы беләбез: сикереп, шаян җырлар җырлап куелган концертлар. Ә Рөстәмнең концертына беренче тапкыр килеп, инанып кайтам - татарга менә мондый концертлар бик кирәк. Иң куандырганы - өлкән кешеләр бар. Ләкин мин бу концертка күбрәк яшьләрне китерер идем. Чөнки моның тематикасы да мәңгелек - җиңү һәм патриотизм.
Рөстәмнең тавышына күптәннән гашыйкмын. Ул - татарның Шаляпины. Уникаль тавыш иясе. Рөстәм җырлаганда каз тәннәре йөгерә. Бу концертны опера һәм балет театрында куярга кирәк! Татар да мондый тавышлы егет булуы үзе горурлык, – диде ул.


Безне ишектән матур гына сөйкемле ханым – Рөстәм Насыйбуллинның тормыш иптәше Юлия каршылады.
- Сез ирегез өчен бик шатмы? Ни өчен нәкъ шушындый концерт оештырдыгыз?
- Әйе мин бик шат. Мондый концертлар бик кирәк, чөнки без Бөек Ватан сугышы турында тарих китапларыннан гына укып беләбез. Ә анда катнашкан ветераннарны исән килеш күрә һәм аралаша алган бәхетле буын балалары. Һәм бу аларның бәйрәме. Без бу бәйрәмне хәтерләргә һәм зурларга тиеш.
- Сез бу концертка үз өлешегезне керттегезме?
- Нинди өлеш кердеме? Узган ел 9 май бәйрәменнән соң Рөстәмгә сугыш чоры җырларыннан торган концерт оештырырга кирәк, дигән фикер әйттем. Концертта җырланачак җырларны барлап, режиссерга тәкъдим иттек, калганын үзе тырышты.
- Ирегез ниндирәк кеше?
- Әз сүзле, ярдәмчел, бик тыныч һәм әллә кем түгел! Миңа аның шундый гади булуы ошый.
Моңарчы Рөстәм Насыйбуллин белән якыннан таныш түгел идем. Чыннан да, бик гади һәм ачык кеше булып чыкты ул.
- Сезгә мондый концертны оештырырга нәрсә этәргеч бирде?
- Җиңү көне - минем өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Без кечкенә чакта парад карарга йөри идек, мәктәптә укыган вакытта да җиңү көненә аерым игътибар бирелә иде. 9 май Бөек бәйрәм дип кечкенәдән күңелгә салынган күрәсең. Аннары патриотик рухтагы җырлар тавышыма туры килә.
- Бу концерт аша халыкка нәрсә әйтергә телисез?
- Бу бәйрәмне онытмаска. Календарьда кызыл белән язылган 9 нчы май бәйрәме генә булырга тиеш түгел. Ә чын Бөек Җиңү бәйрәме, шуңа күрә мондый концертлар булырга тиеш. Кызганычка, ветераннарыбыз елдан-ел кими. Ләкин безнең буын һәм безнең балаларга шушы концерт аша бу бәйрәмне җиткерергә, аңлатырга кирәк.
- Ничек уйлыйсыз бу җырларны хәзерге яшьләр тыңлыймы, аларның игътибарын җәлеп итеп буламы?
- Нишләп булмасын? Безне тәрбияли алганнар бит! Тырышырга кирәк! Ничек тә булса тәрбияләргә! Сикереп, биеп кенә йөреп булмый бит.
- Сез көткән атмосфера бармы бу концертта? Сиздегезме?
- Әлбәттә булды! Концертны аңладылар дип уйлыйм. Тамашачының басып алкышлавы шуның мисалы, барыгызга да зур рәхмәт!
- Бу җыр, биюләр барысы да үз җилкәгездәме?
- Мин Казан шәһәр филармониясендә эшлим. Безнең оешмада «Казан» бию ансамбле бар, хорны мәдәният һәм сәнгать институтыннан чакырдык. Һәм бергәлектә үзебезнең җитәкчелек белән шушындый проект булдырырга туры килде.
- Ничек әзерләндегез бу концертка?
- Концертка яңа елдан бирле әзерләнәбез инде. Ике көн эчендә генә ясап куя торган концерт түгел бу, бик зур хезмәт һәм тырышлык сорый! Концерт тулаем тере тавышка куелды. Оркестр булган җирдә башкача була да алмый инде!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100