Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев хастаханә юлларында йөри. Аңа операция ясаганнар.
«Атна бик үк яхшы хәбәрләрдән башланмады. Шимбә көнне УЗИ үттем, дип әйткән идем. Простата бизләрендә кысылып калган таш таптылар. Бүген кич хастаханәгә ятам, иртәгә операция. Менә шундый хәлләр.
Барысы да яхшы булыр дип ышанам», – дип язды кичә блогер үзенең сәхифәсендә һәм барлык язылучыларын да сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга чакырды.
Бүген иртән Рөстәм операциянең уңышлы узуын хәбәр итте.
«Наркоздан чыгып киләм. Үземне яхшы хис итәм. Минем өчен борчылып торганыгыз өчен зур рәхмәт», – диде ул.
Блогерга операцияне Мәскәүдә яшәүче медицина фәннәре докторы, профессор, табиб-уролог Руслан Сафиуллин ясаган.
«Без ташны ваклап алып аттык. Каналларны чистарттык, сиңа истәлеккә видеога төшердек. Барысы да яхшы, барысы да әйбәт, алга таба рәхәтләнеп яшибез.
Бөтен карталар шулай ятты – син шалтыраттың, мин килдем. Барысы да туры килде. Димәк, моны ниндидер инцидент дип санарга кирәкми. Без синең белән – ике «бешеный» татар егете. Сине күрүемә шат булдым. Тизрәк терел», – дигән табиб Рөстәмгә.