Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиевне хатыны, балалары турында ямьсез сүз әйтүдә гаеплиләр, ә блогер талаша

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиевне хатыны, балалары турында ямьсез сүз әйтүдә гаеплиләр, ә блогер талаша

Рөстәм Нәбиев хатыны һәм балаларын төшереп видео элгән һәм: «Миннән шәп кулинар чыга. Ике йомыркадан шушындый әйбер әзерли алдым», – дип язган. Шушы язуы укучыларның ачуын чыгарган.

«Сезнең кызларыгыз бик матур. Әмма бу шаярту – урынсыз. Моны укуы күңелле түгел. Мин аккаунтыгыздан китәм», – дип язган укучыларга Рөстәм Нәбиев, сарказм белән көлеп: «Бик кызганыч, ниһаять, сезнең китүегез», – дип язган.

«Рөстәм, мин сезне ихтыяр көчегез өчен хөрмәт итәм. Әмма болай дип язуыгызны көтмәгән идем. Кисеп ташлаган кебек булды. Ә сезнең гаиләгез чыннан да могҗиза», – дип язган Таня.

«Начар булып китте. Бик түбән».

«Без көчле, мотивацияле иргә язылган идек. Ә хәзер зарлану, косметолог киңәшләре, кашларны кечерәйтү, хәзер инде түбән шаяртулар».

Кайберләренә шаярту ошаган. «Бер дигән фикер. Кем аңламый – аларның башлары белән проблема бар», – дип язалар.

Кайбер укучылар исә, Индира авырлы, дип яза, малай, дип фаразлыйлар. Моңа Рөстәм берни дип тә җавап бирмәгән.

Хейт күпкә киткәч, Рөстәм Нәбиев постны «Миннән шәп бакчачы чыга» дип үзгәртеп куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100