Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев зур куанычы турында сөйләде

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев зур куанычы турында сөйләде
Фото: © социаль челтәрдән

Рөстәм Нәбиев «Top people Russia» премиясендә «Халык блогеры» дигән исемгә лаек булган. Әлеге чарада Россиянең иң уңышлы, билгеле кешеләре төрле номинацияләрдә бүләкләнә.

«20 яшемдә мин бу хакта уйлый да алмый идем. Хәтта хыялымда да мин үземне блогер итеп күрмәдем. Мин беркайчан да дөньякүләм мәхәббәт казанырга омтылмадым – мин бары тик кешеләргә ярдәм итәргә теләдем.

Әмма соңгы 10 елда минем белән булган вакыйгалар миңа чын миссиямне күрсәтте. Мин кешеләргә ярдәм итеп кенә калмыйча, моңа башкаларны да өйрәтергә тиешмен. Бүгенге бүләк – минем дөрес юнәлештә баруымны күрсәтә.

Сезнең ярдәм һәм теләктәшлектән башка болар берсе дә булмас иде. Миңа ышануыгыз өчен рәхмәтләремне белдерәм.

Алда безне тагын да кызыклырак, озынрак юл көтә. Ул гади булыр дип уйламыйм. Ләкин берни эшләмичә утырганчы, кечкенә адымнар белән дөньяны тагын да матуррак итү яхшырак.

Барыгызны да кочаклыйм. Сезнең Рөстәм Нәбиев», – дип блогер, үзенең уңышлары турында пост язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100