news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев яңа фатир алган

news_top
Рөстәм Нәбиев яңа фатир алган

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев яңа фатир сатып алган. Гаилә бүгенге көндә күченү мәшәкатьләре белән йөри. Бу хакта блогерның тормыш иптәше Индира Нәбиева үзенең сәхифәсендә сөйли. 

Әлеге хәбәрдән соң күпләр Рөстәм белән Индираны шәхси йортка күченә дип уйлаган. Индира исә йортның әле төзелеш этабында гына булуын, шуңа күрә әлегә мәйданы буенча зуррак яңа фатир сатып алуларын аңлаткан. 

«Үзебезнең 4 ел яшәгән фатирыбызны сатуга куйдык. Бәлки, язылучыларыбызның берәрсе кызыксыныр», – дип язган ул.

Рөстәм Нәбиев фатирларына  виртуаль эскурсия үткәргән.  Блогерның Уфадагы заманча ремонтланган 3 бүлмәле фатиры 9 миллионга якын бәягә сатыла. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар