
Армиядә вакытта казарма ишелеп ике аяксыз калган блогер, бик күпләрнең мотиваторы һәм бик күпләр үрнәк алырлык, дөньяда иң биек тауларга менүче, 3 бала атасы Рөстәм Нәбиев хатыны Индираны туган көне белән котлаган видео куйган. Ул сөеклесенә зур ак розалар бәйләме бүләк итә.
Хатынын котлаганда, аның тамагына төер тыгыла, Индира дә күз яшьләрен тыя алмый. Алар белән видеоны караучылар да елаган.
«Мин тормышымда аны югалтудан куркырлык кеше барлыкка килүен теләмәс идем. Мин сине яраттым. Син матур, акыллы, минем өчен идеаль булганга түгел. Мин үземне башкача ялгыз итеп тоймыйм.
Безнең юлыбыз катлаулы булды. Без аны нульдән, кайдадыр минустан да башладык. Әмма аңа да карамастан, бу елларда син бер тапкыр да зарланмадың. Син түздең, кайчандыр барысы да килеп чыгачагына ышандың.
Безнең барысы да килеп чыкты! Бүген булганның барысына да бергә ирештек. Кайдадыр гомер өчен куркыныч та иде. Әмма синең мәхәббәтең миңа «куркынычсызлык мендәре» булды.
Хәзер мин түзүеңне теләмим. Алга таба яшәвеңне телим. Бәхетле бул, берни өчен дә борчылма. Мин барысын да үзем эшлим», – дип әйтә блогер хатынының кулларын тотып һәм бүләген дә тапшыра.