news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев хатынын елаткан: «Гади сүзләр дә иң зур бүләк булырга мөмкин»

news_top
Рөстәм Нәбиев хатынын елаткан: «Гади сүзләр дә иң зур бүләк булырга мөмкин»
Фото: Рөстәм Нәбиев сәхифәсеннән

Популяр блогер Рөстәм Нәбиев тормыш иптәше Индирага искиткеч сюрприз ясаган. Индира белән Рөстәм күптән түгел генә өченчегә әти-әни булды. Ике кыздан соң аларның көтеп алынган улы туды. Әлеге сюрприз-бүләкне Рөстәм Индирага шул уңайдан әзерләгән.

«Сиңа яратуым турында мең тапкыр әйткәнем бар. Әмма болай гына әйтү, ничектер, артык баналь кебек. Бу юлы мин сине яратуымны башкача белдерергә булдым», – ди Индирага Рөстәм. Аның хатынына әйтәсе килгән барлык сүзләрен сыйдырган, мәхәббәт тарихлары сурәтләнгән трекны пар машинада утырып тыңлый. Индира мондый бүләктән күз яшьләрен тыеп тора алмый.

Күңелгә үтәрлек кадрларны блогер үзенең сәхифәсенә дә куйды. «Кайвакыт йөрәк аша уздырып әйтелгән гади сүзләр дә иң зур бүләк булырга мөмкин. Минем Индирам өчен нәкъ менә шундый җыр иҗат иттеләр.

Бу – сюрприз иде, һәм ул бик үзенчәлекле килеп чыкты. Чын йөрәктән чыкты ул. Бу – җыр гына түгел, безнең тарихыбыз, мәхәббәтебезнең музыкага төрелгән бер кисәкчеге. Ә сүзләре… Бу сүзләрне мин йөрәгемдә күп еллар буе йөрттем», – дип яза Рөстәм.

Бу видео блогерның язылучыларын да битараф калдырмаган. «Мин сезнең белән бергә елыйм. Бу сүзләрне ишетү һәр хатын-кыз өчен мөһим! Ә бала тапканнан соң мең тапкыр мөһим», «Искиткеч, күңелгә үтәрлек. Бәхетегез озак еллар дәвам итсен», «Сезнең мәхәббәтегез шундый чиста, эчкерсез. Безнең белән дә бүлешүегез өчен рәхмәт. Күзгә яшьләр килде, кан тәннәре чыкты», «Һәр хатын-кыз янәшәсендә Рөстәм кебек ир-ат булсын. Ә һәр ир-ат янәшәсендә – Индира кебек хатын-кыз», «Сез могҗиза! Бер-берегезне саклагыз. Сезгә һәм балаларыгызга Аллаһы Тәгалә озын, бәхетле гомер насыйп итсен», – дип язалар аларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар