Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев вафат булган ата-анасына багышлап җыр яздырган: «Әти-әни мине ишетсен иде»

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев вафат булган ата-анасына багышлап җыр яздырган: «Әти-әни мине ишетсен иде»
Фото: "Татар-информ" архивы

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев үз туган көнендә әти-әнисенә багышлап җыр яздырган. Ул «Пусть меня родители услышат» дип атала. Бу җырга төшерелгән видео 300 меңнән артык карау җыйган инде.

Видеода күренгәнчә, блогер зиратка әти-әнисе каберенә чәчәк бәйләмнәре алып бара.

«Үз туган көнемне миңа гомер бүләк иткән әти-әниемә рәхмәт белдерүдән башлыйсым килә. Бүген минем янымда алар юк һәм шуңа күрә мин югалту һәм чиксез мәхәббәтем турында аларга юллама-җыр яздырдым. Алар мине ишеткәндер дип ышанам», – дип язган ул.

Җыр Рөстәмнең язылучыларының күңеленә дә үтеп кергән. Алар аның көчле булуына соклануын, әти-әнисенең, әлбәттә, аны ишетүен, әле алай гына да түгел, ә барлык эшләрендә «ярдәм дә итеп торуларын» искәрткәннәр.

Армиядә вакытта казарма ишелеп, ике аяксыз калган Рөстәмнең әти-әнисенең тормышы да фаҗигале була. Ул кеше сүзе аркасында әтисенең әнисен үтерүе, әтисе төрмәдә утырганда аны әтисенең бертуган апасы үстерүе һәм 6 яшькә кадәр ул аны үз әнисе дип уйлавы турында сөйләгән иде.

2022 елның май аенда Рөстәмнең әтисе инфаркттан вафат була. Бик авыр булса да, блогер әтисен гафу итүе турында да язган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100