Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев: «Иптәшләремнең газапланып үлгәннәрен ишетеп яттым»

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев: «Иптәшләремнең газапланып үлгәннәрен ишетеп яттым»
Фото: социаль челтәрдән

Блогер Рөстәм Нәбиев үзен ике аяксын калдырган куркыныч көн вакыйгаларын искә ала. Бүген – 24 егетнең гомерен алып киткән Омскида казарма җимерелү фаҗигасенә төгәл 9 ел.

«Бүген – безнең казарма җимерелеп, минем тормышым икегә бүленгән көн. Мине җимерекләр астыннан иң соңгы тартып чыгардылар. Мин исән калдым. Миңа икенче мөмкинлек биргәне өчен язмышыма рәхмәтлемен.

Мин бу фотода – казарма җимерелгәнчегә кадәр.

Ә монда – бу вакыйгадан соң.

20 катлаулы операция, 2 клиник үлем кичердем, 7 көн комада яттым. Ике аягымны да кистеләр. Госпитальдә 11 ай булдым …һәм яңа тормыш башланды.

Ә менә бу 24 хезмәттәшем мәңгелеккә шунда ятып калды.

Видеоларны караган саен, ул вакытта нәрсәләр кичергәнемне искә төшерәм. Мин үз аңымда идем, иптәшләремнең ничек газапланып үлгәннәрен ишетеп яттым һәм үземне дә исән калмам дип уйладым.

Хәзер исә тормышның кадерен белергә кирәклеген аңлыйм. Минем башкача яшәргә хакым юк», – дип яза Рөстәм.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 июль 2024
    Исемсез
    Чын күңелдән сокланам Рөстәмгә. Сау -сәламәт булып та гомерләрен заяга уздыручылар бар. Ә ул күпләргә үрнәк булырлык. Гаиләгез имин булсын. Күзләр генә тимәсен.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100