Блогер Индира һәм Рөстәм Нәбиевләр гаиләсен Андрей Малахов алып баруындагы «Песни от всей души» тапшыруына кунак итеп чакырганнар. Рөстәм куйган посттан аңлашылганча, талантлы гаилә тапшыруга Рөстәмнең гаҗәеп язмышы турында сөйләргә генә түгел, вокал осталыкларын да күрсәтергә барган.
«Элек безнең Нәбиевләр гаиләсе федераль телеканалларда интервьюлар бирә иде, ә хәзер җырлый.
Без бүген Андрей Малахов тапшыруында катнаштык. Бик күңелгә үтәрлек тапшыру булды. Барысы да елады…
Мин кайчан да булса бу тапшыруда катнашачагымны белә идем. Вакыт кына кирәк булды. Һәм без монда! Эфир берничә атнадан чыгачак, алдан хәбәр итәрбез», – дип язган Рөстәм үзе бу хакта.
Экранда әтиләре турындагы сюжетны караганда, Нәбиевләрнең кызлары Әминә һәм Софиянең күңеле тулган. Елап утыручы Әминәне, хәтта, студиягә Андрей Малахов үзе кулларында күтәреп алып чыккан.