news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев диплом алган: «15 елдан соң хыялымны тормышка ашырдым»

news_top
Рөстәм Нәбиев диплом алган: «15 елдан соң хыялымны тормышка ашырдым»
Фото: Рөстәм Нәбиевнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Армиядә казарма ишелү нәтиҗәсендә аяксыз калган популяр блогер Рөстәм Нәбиев әле күптән түгел генә өченче тапкыр әти булган иде. Инде блогер чираттагы куанычы белән уртаклашты. Рөстәм, медицина университентын тәмамлап, кызыл диплом алган. Ул алга таба үзенең шәхси клиникасын ачмакчы.

«15 елдан соң мин үз хыялымны тормышка ашырдым. Ләкин бу әле – башы гына. Мин кулымда «медицина университеты магистры» дипломын тотып торам.

Мин балачактан медицина турында хыялландым. Әнием кебек, тормышымны медицина белән бәйләргә теләдем. Мәктәптән соң укырга керә алдым, тик үзем теләгән факультетка түгел. Минем күңелем кайтты һәм борылып китеп бардым.

2023 елда мин яңадан медицина университеты бусагасын атлап кердем. Тик инде дәвалаучы табиб һөнәрен үзләштерү өчен түгел, ә социаль мәсьәләләр буенча белгеч буларак. Нигә диярсез? Чөнки мин социаль адаптация юлын уздым. Имгәнеп, 11 ай госпитальдә ятканнан соң, яшәүнең кадерен аңладым. Әйе, мине терелттеләр. Физик яктан. Ләкин яшәргә әзерлексез җибәрделәр. Коляска белән баскычтан ничек төшәргә? Бордюр аша ничек чыгарга? Боларның барысына да мин үзем өйрәндем. Сынау һәм хаталар юлы белән.

Бу димпломым – мин ачарга тели торган Рөстәм Нәбиев клиникасының нигезе. Тәнне генә түгел, җанны да дәвалый торган һәм яңадан яшәргә өйрәтә торган тернәкләндерү клиникасы ачарга хыялланам. Биредә яраларны гына дәвалап калмаячаклар, пациентларны чынбарлыкка әзерләү урыны да булачак ул. Кеше безнең бусагадан чыкканда, белем, күнекмәләр туплап чыксын. Киләчәккә ышаныч белән атласын.

Минем миссиям тирән: рухи яраларны, куркуны дәвалау, кешеләргә ярдәм итү, аларны вакыт-вакыт кырыс та булган тормышка әзерләү. Чөнки күңел яралары, бик еш кына, физик яраларга караганда тирәнрәк була, һәм ул еллар буе төзәлмәскә мөмкин.

Клиниканы 10 ел эчендә ачу максатын куям», – дип язган Рөстәм Нәбиев социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар