news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев Арарат тавына менәргә җыена

news_top
Рөстәм Нәбиев Арарат тавына менәргә җыена
Фото: социаль челтәрдән

Уфада яшәүче блогер Рөстәм Нәбиев үз мөмкинлекләрен яңадан сынамакчы. Бу юлы ул Төркия белән Әрмәнстан чигендәге легендар Арарат тавына менәргә җыена.

«Мин сезгә бу тауга менгәндә һәр адымымны күрсәтеп барырмын», – дип вәгъдә итте ул үзенең язылучыларына.

Арарат – армия казармасында ике аяксыз калган Нәбиев менгән таулар исемлегендә 7нче тау түбәсе булачак. Ул инде 2 тапкыр Европаның иң биек ноктасы булган Эльбруска күтәрелде, шулай ук Непалда Манаслага, Африкада Килиманджарога, Кавказда Казбекка һәм Көньяк Америкада Аконкагуага экспедицияләр ясады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар