Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев 175нче гимназиядәге атыштан соң аяксыз калган Кәрим белән очрашкан

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев 175нче гимназиядәге атыштан соң аяксыз калган Кәрим белән очрашкан
Социаль челтәрләр

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев 175нче гимназиядәге атыш вакытында каты яраланып, аяксыз калган Казан егете Кәрим белән танышкан. Кәрим шундый сынауларга юлыкса да, төшенкелеккә бирелмәгән. Ул бүген җитди рәвештә следж-хоккей белән шөгыльләнә.

  • 175нче гимназиядәге фаҗига 2021 елның 11 маенда булды. 19 яшьлек Илназ Галәвиев мәктәпкә бәреп керде, ут ачты. Нәтиҗәдә, 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, 9 кеше (7 укучы һәм 2 укытучы) һәлак булды.

Рөстәм Нәбиев Кәрим белән Татарстан һәм Санкт-Петербург хоккей командалары көч сынашканны карарга килгәч очрашкан. Рөстәм үзе дә кайчандыр следж-хоккей уйный иде.

«Бу тыйнак егетнең исеме Кәрим. Ул 175нче гимназиядәге фаҗига вакытында исән калган укучыларның берсе... Ул көн вакыйгаларын барыгыз да хәтерлидер... Кәрим бик каты яраланган, шуның нәтиҗәсендә аягын югалткан.

Кәрим – бик көчле рухлы егет. Бүген аның командасы турнирның алтын медальләрен яулады», – дип язган ул.

Рөстәм Нәбиев укучыларын поезд астына эләгеп аяксыз калган Петербург егете Аркадий белән дә таныштырган.

Рөстәм егетләрнең әти-әниләренә аерым рәхмәт белдерә. «Горурланам, бу авыр юлны үткәндә сабырлык телим сезгә. Сез – балаларыгыз өчен терәк, сез – барыгыз да геройлар», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100