news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнехановка «Россиянең Мактаулы төзүчесе» исемен бирделәр

news_top
Рөстәм Миңнехановка «Россиянең Мактаулы төзүчесе» исемен бирделәр
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Россиянең Мактаулы төзүчесе» исемен бирделәр. Татарстан җитәкчесенә бүләкне Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясендә тапшырды, дип яза «Татар-информ».

Ирек Фәйзуллин республикада төзелеш һәм төзекләндерү өлкәсендә системалы эш алып барылуын, шулай ук шәһәрләрне яңарту һәм сәнәгатьне үстерү белән бәйле зур инфраструктура проектлары гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, Татарстанның күп кенә инициативалары федераль дәрәҗәдәге тәҗрибәгә әверелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар