Рөстәм Миңнехановка Кытайда 80 телне аңлый торган тәрҗемәче-колакчын тәкъдим иттеләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка дөньядагы 80 телне аңларга мөмкинлек бирә торган җайланма бүләк иттеләр. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова МАХ каналында хәбәр итте.
«Бүген аңа Кытайда iFlytek компаниясе тәрҗемәче-колакчын тәкъдим итте. Нәрсә генә сөйләсәгез дә – хәзер уртак тел табу җиңелрәк булачак», – дип язылган каналда.