news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән Татарстан Рәисен сайлауда катнашты

news_top
Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән Татарстан Рәисен сайлауда катнашты
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда катнашты.

КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42 нче сайлау участогына Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән килде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18 нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауларда 4 кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Эфир барышында «Татарстан, Алга» фотобәйгесенә йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.

*Фотоконкурс лотерея булып саналмый, шулай ук реклама булып саналмый, фотоконкурста катнашу түләүсез һәм ирекле нигездә башкарыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар