news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов халыкара активлык дәрәҗәсе буенча лидер булды

news_top
Рөстәм Миңнеханов халыкара активлык дәрәҗәсе буенча лидер булды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Рөстәм Миңнеханов халыкара активлык дәрәҗәсе буенча лидер булды. «Минченко консалтинг» тикшеренүендә әйтелгәнчә, Татарстанның халыкара көн тәртибе аерым визитлар белән генә чикләнми, ә системалы һәм даими характерда алып барыла. Бу хакта «Татмедиа» телеграм-каналы яза.

Экспертлар Рөстәм Миңнехановның лидерлыгын чит илләргә актив сәфәрләренә, чит ил делегацияләрен кабул итүгә һәм республиканың үсеш алган вакыйгалар инфраструктурасына бәйли. Ел дәвамында Татарстан югары дәрәҗәдәге, күбесенчә Евразия юнәлешендәге элемтәләр хисабына халыкара көн тәртибендә тотрыклы булды.

Тотрыклы халыкара мәйданчык буларак Казанның роле аерым билгеләнә. Зур форумнар һәм эшлекле чаралар, шул исәптән KazanForum «Россия – Ислам дөньясы», чит ил дәүләтләре һәм дипломатик корпус вәкилләре белән тыгыз сөйләшүләр графигын тәэмин итә. Ел йомгаклары буенча Рөстәм Миңнеханов, башка төбәк башлыкларын узып, 70 балл җыйган.

Рейтингта икенче урынны Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, ә өченче урынны Калмыкия Республикасы башлыгы Бату Хасиков алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар