news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне белән котлады

news_top
Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне белән котлады
Фото: https://rais.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Ватанны саклаучылар көне – бердәмлекнең һәм Туган илне ярату хисләренең күркәм чагылышы булган чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм. 23 февральдә без хәрби хезмәт узган һәм хәзерге вакытта узучы, илнең бәйсезлеген саклаучы, тарихи җиңү традицияләрен дәвам иттерүче һәркемгә чиксез ихтирамыбызны белдерәбез.

Татарстан төрле чорларда Ватан азатлыгы өчен көрәшкән, фронтта да, тылда да фидакарьлек күрсәткән, гайрәтлелек һәм кыюлык үрнәге булган каһарманнары белән дан тота.

Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын кичкән кадерле ветераннарыбызга без бүген аеруча олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Көчле рухлы бу кешеләр дәһшәтле елларда искиткеч зур кыенлыклар күреп, үз-үзләрен аямыйча ил азатлыгын саклап калдылар, киләчәк буыннарга тормыш бүләк иттеләр. Аларның тиңдәшсез ныклыгы, корычтай ихтыяры алдагы көннәрдә дә безгә сүнмәс әхлакый маяк булып торыр.

Җиңүчеләр буыны эшен бүгенге көн геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам иттерә. Югары Башкомандующий, илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә алар хәрби бурычын батырларча үти. Илебезне саклаучыларга бөтен республикабыз белән күмәк ярдәм күрсәтәбез, Бөек Ватан сугышы елларында кебек үк ныклы тыл тәэмин итәбез, фронт өчен кирәк булган бар нәрсәне дә җитештерәбез.

Егетләребезгә какшамас ышанычыбызны белдереп, аларның җиңеп кайтуын көтәбез!

Хөрмәтле татарстанлылар!

Ватан өчен һәлак булган, бүгенге көндә аның иминлеге хакына көрәшүчеләрнең каһарманлыгына лаеклы булу, яшь буында Туган илгә намуслы һәм тугрылыклы хезмәт итү идеалларын тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз.

Тарихи хәтерне сүндермәү, гражданнарның бердәмлеген ныгыту, Ватанны саклаучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең барлык буыннарына ихтирам белдерү йөзеннән 2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.

Тантаналы бу көн безгә бергә булганда гына барлык сынауларны җиңеп, туган республикабызның һәм илебезнең алгарышын тәэмин итә алачагыбыз турында тагын бер кат искәртсен.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм күңел күтәренкелеге телим! Бәйрәм мөбарәк булсын!» диелә бу котлауда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар