Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уявның мәйданы ел саен киңәя»: Рөстәм Миңнеханов чуваш халкын милли бәйрәм белән котлады

news_top_970_100
«Уявның мәйданы ел саен киңәя»: Рөстәм Миңнеханов чуваш халкын милли бәйрәм белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Уяв» республика чуваш мәдәнияте бәйрәмен уңаеннан мөәрәҗәгать итте. 

Кадерле дуслар!

Сезне чуваш халкының кунакчыл Әлки җирендә уздырыла торган җыр-биюле матур бәйрәме – Уяв уңаеннан тәбрик итәм.

Аның кадерләп саклап, буыннан-буынга тапшырыла килгән традицияләре безне гаять бай һәм кызыклы, бик борынгы, үзенчәлекле чуваш мәдәнияте белән таныштыра. Бу – табигатькә, тереклекне яралткан Илаһка, ата-бабалар рухына, игенченең һәм терлекченең игелекле хезмәтенә ихлас мәдхия. Уяв йөрәкләргә җылы өсти, кәефне күтәрә, якты киләчәккә ышаныч һәм өмет уята, үзара җан аваздашлыгы тоеп, гамьле, мәгънәле яшәүгә омтылу хисе тудыра.

Булдыклы, уңган, ачык йөзле, һәркемгә дустанә мөгамәлә күрсәтүче, туган теленә, гореф-гадәтләренә сакчыл мөнәсәбәтле чувашлар, республикабызның үсешенә зур өлеш кертеп, күпмилләтле мәдәниятебезне тагын да бизәп һәм баетып, татарстанлыларның тату гаиләсендә лаеклы урын тота. Аларның йола-бәйрәмнәрендәге үзенчәлекләр, туган җирне ярату, Ватанга тугрылык, башка халыкларга карата хөрмәт чагылыш тапкан кабатланмас җыр-көй иҗаты – уртак мактанычыбыз һәм болар барысы да – дәүләт, муниципаль хакимият органнары, киң җәмәгатьчелекнең игътибары үзәгендә.

Илебездә яшәүче барлык халыкларның һәм этник берлекләрнең бай мәдәниятен саклау максатын күздә тотып игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елында, татарларның Сабан туе, русларның Каравоны һәм башка милләтләрнең тантаналары кебек, Уявны уздыру аерым мәгънә төсмере ала.

Якташыбыз, күренекле чуваш шагыйре Хузангай әйткәнчә: «Туган телем – ягымлы телемне, алтын риваятьләребез һәм халкым зирәклеге чишмәсен – Россия саклаган һәммәсен»!

Безнең катлаулы заманда күп гасырлар дәвамында тупланган хәзинәне – туган телгә, гаилә кыйммәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәтне, шәфкатьлелек һәм кешелеклелек идеалларына тугрылыкны, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дус-тату яшәү нигезләрен саклау һәм ныгыту гаять мөһим.

Татарстанда чуваш мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән һәркемгә һәм, беренче нәүбәттә, Чуваш милли-мәдәни мохтарияте әгъзаларына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Тугандаш республикалар – Татарстан һәм Чувашстан арасында тыгыз, үзара файдалы элемтәләр бу юнәлештә алгарышыбызга бәрәкәтле этәргеч бирә.

Уявның мәйданы ел саен киңәя, анда катнашучылар һәм кунаклар санының арта баруы, аның бөтен Россия күләмендә уздырылуы – күркәм күренеш. Чуваш халык җырлары, мавыктыргыч бәйгеләр, уеннар киләчәктә дә тынмасын, күңелләргә яшәү дәрте өстәсен!

Бу ямьле бәйрәмдә катнашкан һәркемгә рухи күтәренкелек, яхшы кәеф, нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, хезмәттә һәм иҗатта яңа уңышлар телим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100