news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясендә балаларның хыялларын тормышка ашырачак

news_top
Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясендә балаларның хыялларын тормышка ашырачак
Фото: © Рөстәм Миңнехановның МАХ каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә балаларның хыялларын тормышка ашырачак. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Лисичанскта яшәүче 8 яшьлек Алена Казанга килә алачак, 13 яшьлек Елизаветага гитара бүләк итәчәкләр, ә 6 яшьлек Илданга мольберт алып бирәчәкләр, диелә хәбәрдә.

«Быел сайтка 3 меңнән артык гариза килде. Һичшиксез тормышка ашырабыз! Волонтерларыбыз ярдәме белән һәр баланың яңа ел теләген тормышка ашырырга тырышачакбыз», – дип язган ул.

Акция традицион рәвештә Яңа ел алдыннан уза. Теләгән һәркем балаларның хыялын тормышка ашыра һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләрнең бәйрәменә күңел җылысын бирә ала.

Чарада авыр тормыш хәлендә булган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм ятим 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар, шулай ук махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең балалары катнаша. Һәр бала үзенең Яңа ел теләген язып, чыршыга шар элә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар