Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов: «Татмедиа» медиакомпаниясен оештыру – дөрес карар булды»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» акционерлык җәмгыятен 15 еллыгы белән котлады.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов: «Татмедиа» медиакомпаниясен оештыру – дөрес карар булды»

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте коллективын медиакомпаниянең 15 еллыгы белән ихластан котлыйм.

Татарстанда йөздән артык район һәм шәһәр басмасын, ике дистәдән артык телеканал, шулай ук радио һәм Интернет мәйданчыкларын берләштергән «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте зур мәгълүмати ресурс булып тора.

Аның карамагындагы басма газета һәм журналларның гомуми тиражы 2022 елда 246 мең данәне тәшкил итә. Бүген «ТАТМЕДИА» һәр йортка үтеп керә, дип әйтү – һич арттыру булмас.

Әлбәттә, бу – «ТАТМЕДИА» АҖ хезмәткәрләренә зур җаваплылык өсти. Хәзерге катлаулы шартларда халыкка дөрес мәгълүмат җиткерү, белемле һәм үз һөнәреңнең остасы булу, ирешелгәндә туктап калмау мөһим.

Әйе, яңалыкларны җиткерү формасы үзгәрде – Интернет һәм социаль челтәрләр беренче урынга чыкты. Әмма төп таләп элеккечә калды – мәгълүматны оператив рәвештә җиткерергә кирәк!

Киләсе «түгәрәк дата»га «ТАТМЕДИА» АҖ иҗади коллективы яңа казанышлар белән аяк басар, тагын да күбрәк укучылар һәм тамашачылар игътибарын һәм ышанычын яулар, дип өметләнәм.

Иң заманча технологияләр һәм модалы юнәлешләр белән беррәттән, сезнең Татарстан матбугаты брендларын да саклавыгыз куандыра. Безнең күп милләтле һәм күп динле республика өчен бу – бик мөһим.

Бүген, абруйлы медиаресурс оешканга 15 ел узганнан соң, без, һич икеләнмичә, әлеге карарның дөрес булуын әйтә алабыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт!

«ТАТМЕДИА» АҖ хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, яңа идеяләр, һәм, әлбәттә, сәламәтлек, көч-куәт телим!» – диелә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау мөрәҗәгатендә.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «ТАТМЕДИА» АҖнең вәкилләрен оешманың 15 еллык юбилее белән котлады.

«Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне иң зур медиакомпаниябез – «ТАТМЕДИА» АҖнең 15 еллык юбилее уңаеннан чын күңелемнән котлыйм. Байтак еллар эшләү дәверендә бихисап эшләр башкарылды – басма матбугат, радио, телекомпанияләрдән, электрон чыганаклардан зур челтәр булдырылды.

Шунысы куанычлы, АҖнең барлык филиаллары да замана таләпләренә бик сизгер һәм бүгенге көндә аудитория ихтыяҗларын тулы күләмдә канәгатьләндерү өчен үзгәрергә әзер. Әйтеп үтәргә кирәк, соңгы ике елда гына да җитди үзгәрешләр күзәтелә. Алар арасында: яңа проектлар һәм кызыклы рубрикалар, медиамәктәп, тәэсирле презентацияләр һәм потенциаль аудитория белән очрашулар.

Сезгә җаваплы эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, яңа идеяләр һәм яңа казанышлар телим!», диелгән котлауда.

«ТАТМЕДИА» АҖ Генераль директоры Шамил Садыйков медиахолдингның 15 еллыгы уңаеннан хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле коллегалар!

Медиахолдинг 15 ел эчендә системалы рәвештә эшне җайга салу, яңа тенденцияләрне үзләштерү кебек мөһим этаплар узды. Без мәгълүматны аудиториягә тәүлек әйләнәсе җиткерәбез.

Бүгенге көндә «ТАТМЕДИА»га 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радио, интернет челтәрендә 81 сайт, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә. Без ике дәүләт телендә эшлибез. «ТАТМЕДИА» акцинерлар җәмгыятендәге газеталар татар, рус, чуваш, удмурт телләрендә нәшер ителә. 49 газета татар телендә, 43е – рус телендә, 5 – чуваш телендә һәм 1 газета удмурт телендә басыла.

Киләсе елларда да бердәм команда булып, яңа проектлар булдырып, аудитория таләпләренә туры килердәй контент булдыру юнәлешендә үсик!

«ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыятенә кергән һәрбер редакция хезмәткәрен ихластан котлыйм! Сезгә сәламәтлек, яңа идеяләр, яңа проектлар, гаилә бәхете һәм җан тынычлыгы телим!», диелгән Шамиль Садыйков котлавында.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100