news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза бәйрәмендә иминлекне көчәйтергә кушты

news_top

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Ураза бәйрәмендә иминлекне көчәйтергә кушты. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Миңнеханов искәрткәнчә, киләсе җомгада, 20 мартта, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу көнне дин тотучыларның күбесе мәчетләргә һәм башка дини оешмаларга бара.

Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибләренә, хокук саклау органнары белән берлектә, бәйрәм намазлары вакытында җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итәргә кушылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар