Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында матәм көне игълан итү турындагы указга имза куйды.
Документтан күренгәнчә, бүген, 10 августта, Татарстан территориясендә дәүләт флаглары төшерелә. Моннан тыш, телерадиокомпанияләргә һәм мәдәният учреждениеләренә күңел ачу тапшыруларын кичектерергә тәкъдим ителә.
Министрлар Кабинетына зыян күрүчеләргә һәм һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләү йөкләнә.