news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын ТАССРның 105 еллыгы белән котлады

news_top
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын ТАССРның 105 еллыгы белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген, 27 майда, Татарстан Республикасы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү турындагы декрет имзалауга 105 ел тулуны бәйрәм итә. Әлеге мөһим тарихи вакыйга уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын үзенең Телеграм-каналында котлады.

Котлауда Рөстәм Миңнеханов ясалма интеллект булдырган видео тәкъдим да иткән. Видеода ТАССР төзелү турындагы декрет имзалана.

«Туган көнең белән, газиз Ватаныбыз!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар