Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә: «Милләтне, динне саклауда сез – безнең таяныч»
Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булды.

«Тәҗрибә алмашып, үсеш юлларын эзләп, табышның бер өлешен авылны үстерүгә юнәлтәбез»
Иң элек Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган күргәзмә-ярминкәсе белән танышты. Алга таба Бөтендөнья татар конгрессының XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы башланды. «Интертат» хәбәрчесе утырышта яңгыраган төп фикерләрне тәкъдим итә.
- Җыенның төп бурычлары: татар авылларының актуаль проблемаларын һәм үсеш перспективаларын ачыклау, эшмәкәрләр, фермерлар һәм хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру, уңышлы тәҗрибә белән уртаклашу һәм авыл эшмәкәрлегенә ярдәм итүнең иң яхшы тәҗрибәләрен күрсәтү.
Пленар утырышның алып баручысы – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев әлеге җыенның Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасы белән башланып киткәнен искәртте.
– Безнең миссия – әлеге чарага татар булып чакырылуыбыз. Җыен эшкуарлар, авыл хуҗалыгы белән бәйле, бер-беребез белән аралашып, тәҗрибә алмашып, үсеш юлларын эзләп, табышның бер өлешен авылны үстерүгә юнәлтәбез. Үзебезгә күп кенә яңалыклар алдык дип өметләнәм. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Быел Бөтендөнья татар конгрессының халыкка хезмәт итүенә 33 ел була. Безнең залда җитәкчеләребез дә, татар активистлары да катнаша. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль район җитәкчеләре һ.б. килде. 28 июльдә Киров өлкәсендә Сабан туе булачак, шуңа күрә зур делегация белән милләттәшләребез килде, делегациянең Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Алексей Жердев җитәкли, – диде Милли шура рәисе.
Фәнир Галимов: «Татар авыллары эшмәкәрләре белән җыелышларны төбәкләрдә уздырсак яхшы булыр иде»
«Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов татар эшмәкәрләре белән җыелышларны төрле төбәкләрдә уздыру яклы:
– Бергә җыелырга, үзара танышырга, аралашырга мөмкинлек тудырган өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Хөкүмәтенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына барлык катнашучылар исеменнән рәхмәт белдерәм.
Без ел саен җыелабыз, аралашабыз. Ләкин Россиядә 4200 татар авылы бар. Җыеннарыбызга һәр авылдан 1 генә эшмәкәр килсә дә, 4200 мең кешелек заллар кирәк булыр иде. Шуңа да без быел әлеге җыенга әзерлек кысаларында үзебез төбәкләргә барып, авылның яшәешен күрергә, эшмәкәрләр белән танышырга, аларны борчыган мәсьәләләрне өйрәнергә теләдек.
20-22 гыйнварда, һәм 12, 13-19 февральдә Россиянең татар авыллары иҗтимагый оешмасының бер төркем оешма әгъзалары Татарстан, Башкортстан, Пермь төбәге, Удмуртия, Марий Эл республикалары, Самара һәм Оренбург өлкәләрендә яшәгән авыл эшмәкәрләре белән очырашып, уңышларын ишетеп кайттык.
Мондый чаралар булдыклы кешеләрне берләштерү өчен мөмкинлекләр тудыра, дип нәтиҗә ясап әйтә алам. Җыелышлар күңелгә ятып калды, чыгыш ясаучылар чиста, матур итеп үз туган телебездә фикерләрен җиткерде. Бу чараларны алга таба да башка төбәкләрдә дә уздырсак яхшы булыр иде.
Без шундый нәтиҗәгә килдек: гаилә белән авылда яшәп, эшләгән милләтәшләребез бик күп. Димәк, буыннар алмашы бар. Без барыбыз да эшмәкәр һәм үзебезгә алмаш, эшебезне дәвам итүчеләрне әзерләргә тиешбез. Мин дә шуларны уйлап, эш юнәлешләремнең берсе булган һәм этнотуризм үзәге генә түгел, Башкортстан татарларының төп җыену урыны хәленә килгән «Бабай утары» белән идарә итүне кызым Айгөлгә тапшырдым, – диде Фәнир Галимов.
Айгөл Галибаева: «Бабай утары» – авыл туризмы һәм гастротурлар оештыруның уңай үрнәге»
«Бабай утары» этнографик комплексының туризмны үстерү буенча директор урынбасары Айгөл Галибаева комплексны торгызу, популярлаштыруда нинди эшләр башкарылганлыгын сөйләде:
– «Бабай утары» этнографик музее Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында туып үскән, туган җирен бар йөрәге белән сөйгән, халкы өчен җан аткан әтием Фәнир Галимовның идеясе белән булдырылды. Ул күп еллар Башкортстан татарларының – борынгы әби-бабаларыбызның ничек көн итмешен безгә, үзенең балаларына, оныкларына мөмкин кадәр төгәлрәк, тулырак күрсәтү хыялы белән яшәде. Ә бит дөресе дә шулай, нинди генә милләт вәкиле булмасын, ул бары тик үз халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен саклап, буыннан-буынга җиткерә килгәндә генә бердәмлек тоя, шул чагында гына милләтнең киләчәге бар.
Башта «Бабай утары» ачык һава астында музей буларак төзелгән иде. Тора-бара ул уникаль экспонатлар коллекциясе булган борынгы татар авылына әверелде. Безнең татар авылы XVII-XX гасырлардагыча төзелгән берничә хуҗалыктан тора.
Музейда һәр экспонат оригиналь һәм бердәнбер нөсхәдә диярлек, борынгы заманнардан зур могҗиза белән сакланып калып безнең көннәргә килеп җиткән. Аларның һәркайсысы Россиянең төрле почмакларыннан берәмтекләп эзләп, бөртекләп җыелган. Торак йортлар белән янәшә сарайлар, мунчалар һәм йорт хайваннары булган чын хуҗалыклар урнашкан.
Татар авылына экскурсиягә беренче чиратта, бик теләп, оныклары, балалары белән шәһәр халкы килә. Алар арасында авылда туып үсеп, читкә чыгып киткән, инде күп еллар шәһәрләрдә яшәүчеләр дә бар. Алар өчен мондый сәфәр – туган өйгә кайту кебек. Мондый кунакларны туган җире, халкы мәдәнияте генә түгел, өзелеп сагыну хисе дә тарта.
Безнең турның өстенлеге шунда, ул ел әйләнәсенә гамәлгә ашырыла, чөнки аны уздыру сезонлылыкка бәйле түгел, быелгы елның гыйнвар аеннан башлап кына да, безнең музей комплексында махсус оештырылган төркемнәр белән, шулай ук аерым экскурсиягә килүчеләр исәбеннән 8 меңнән артык турист булды. Әгәр соңгы 7 елдагы статистиканы карасак, татар тарихы һәм мәдәнияте музеена сәфәр кылган туристлар саны елына 1810нан 95 мең кешегә кадәр җиткән.
Австралия, Кытай, Германия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән кунаклар кабул иткәнбез.
«Бабай утары» этнографик комплексы эшчәнлеген камилләштерү җәһәтеннән киләчәккә безнең бурычларыбыз, планнарыбыз бик күп: тематик һәм мәдәни фестивальләр уздыру, гастротурлар һәм авыл туризмын оештыру, ял көне турлары географиясен үстерү эшләре тора. 2025 елга килгәндә, 2 атна дәвамында, татар тормышын чагылдырган картиналар, иҗади эшләр башкару өчен бөтен дөньядан рәссамнар чакырырга; «Җырлыйк әле» фестивален оештырырга, балалар лагерын булдырырга һәм Бөтенроссия спортчылар ярышы уздырырга ниятлибез. .
Татар халкында «Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү яхшырак» дигән әйтем бар, без дә, барысын да үз күзләрегез белән күрү өчен, җыенда катнашучыларны кунакчыл «Бабай утары»на чакырабыз! – диде Айгөл Галибаева.
Әнвәр Алмаев: «Татар эшмәкәрләре белән очрашу төрле мәсьәләләрне хәл итәргә булыша»
Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев фикеренчә, татар эшмәкәрләре белән очрашу тәҗрибә белән алмашырга, төрле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.
– Узган елга нәтиҗәләр ясалган, башланып киткән елга план-максатлар билгеләнгән бу җыелышларның ни кадәр уйланылган, кирәкле чара булуын без тиз төшендек. Чөнки бу очрашулар безгә горизонталь яссылыкта күрше регионнар белән үзара тагын да якыннан танышу, аралашу, дуслашу, хезмәттәшлек итү, тәҗрибә алмашу өчен мөмкинлек тудыра. Без хәзер Казанда гына очрашып калмыйча, үзара чараларыбызда төбәкләрдә бергә җыелабыз.
Кайбер елларны Төньяк Кавказ федераль округы белән бергә узган Көньяк федераль округның беренче җыены 2018 елда безнең Әстерхан өлкәсендә үтте. Аннан соңгы елларда без Краснодар краенда, Ростов өлкәсендә, Ставрополь краенда, Төньяк Осетия Республикасы һәм Волгоград өлкәләрендә җыелдык. Быелгы җыеныбыз исә Адыгея Республикасында үтте.
Без бу җыеннардан соң шуны күрдек: Васил Габтелгаязович безнең белән бергә районнарга, авылларга бара, халык белән аралаша, аларны борчыган проблемаларны өйрәнә. Алай гына да түгел, аннан соң шул проблемаларны төбәк җитәкчеләренә җиткерә. Ул җитәкләгән делегацияне Губернаторлар һәм Республика башлыклары кабул итә. Бу, әлбәттә, беренче чиратта Татарстанның һәм аның Рәисенең, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының авторитетын күрсәтә! Мондый очрашулардан соң күп кенә мәсьәләләр хәл ителә.
Адыгеядә вакытта без татарлар яшәгән район һәм авылларда да булдык. Анда 1921 елгы ачлык вакытында Идел буйларыннан күчеп киткән татарлар корган авыллар бар: Хутор Политотдел һәм Хутор Киров. Бу авылларда, бигрәк тә Политотдел хуторында очрашу вакытында милләттәшләребез үзләрен борчыган проблемаларны бер-бер артлы санап киттеләр: урамнарның җитәрлек дәрәҗәдә яктыртылмавы, авылда чиста су проблемасы булуы, кыргый җәнлекләр-шакалларның һөҗүм итүе һ.б. Бу проблемаларны Васил Габтелгаязович Адыгея Республикасы Башлыгы белән очрашуда аңа җиткерде.
Һәм 1 ай да үтмәде, авыл халкыннан, бу мәсьәләләрне хәл итү өчен конкрет адымнар ясалуны әйтеп, үзләренең рәхмәтен җиткереп, Бөтендөнья татар конгрессына хат килгән.
Конгресс шулай ук бу авыл халкына зыяратларын койма белән уратып алуда да, авыл уртасындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерүдә дә, быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгында авылда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең бюстын урнаштыруда да ярдәм итәчәк.
Болар барсы да безнең бердәм милләт булуыбызны, кайда гына яшәсәк тә бер-беребезгә ярдәм итүебезне, бер-беребезнең кайгысына кайгырып, шатлыгына шатлануыбызны күрсәтеп тора! – диде Әнвәр Алмаев.
Әгъзам Шакиров: «Яшьләр авылда үзләренә эш булдырырга тырыша»
Чувашия Республикасы милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров үз төбәкләрендәге татарлар, аларның яшәеше, эш-көнкүреше, якташларының үрнәк булырлык гамәлләре белән таныштырды:
– Тукай авылында туып-үстем, туган ягыма тугры булып яшим, авылыбызда яшьләр төпләнеп кала, читкә китми. 1991 елда авылда 298 хуҗалыкта 1645 кеше яшәгән. Хәзер исә 500 артык хуҗалыкта 2000 артык кеше яши. Мәктәптә 348 бала белем ала. Туучылар саны үлүчеләргә караганда 2-3 мәртәбә күбрәк. «Ил буенча авыл халкы шәһәргә күчкәндә, сезнең як авыллары киресенчә үсәләр», – диючеләр бар.
Эш – тәрбиядә. Бездә халык туган йортын, әти-әнисен ташлап чыгып китми, 3-4 буын бергә яши. Әби-бабайлар оныкларына гореф-гадәтләребезне өйрәтә. Яшьләр олыларга хөрмәт күрсәтә, ә балалар шуны күреп үсә. Буыннар бәйләнешләре өзелми. Яшьләр авылда үзләренә эш булдырырга тырыша. Күпчелек халык сәүдә итә, мал асырый, төзелештә эшли, үз көнен үзе күрә. 90нчы елларда эшмәкәрлеккә ирек бирелгәч, безнең халык сәүдә эшенә кереп китте. Шуннан соң, Чувашия Республикасы авыллары күзгә күренерлек үсеш алды.
Чувашиядә татар авылларының тагын бер үзенчелекле ягы – эшмәкәрләр үз хуҗалыгын күтәрү белән генә чикләнми, туган авылларын да кайгырта. Мин дә 2000 елда авылыбызда үз хисабыма юл салдырдым. Аллаһка шөкер, аның белән малым кимемәде, киресенчә, Аллаһ уйламаган җирдән юлны ачты. Шулай итеп, мин дин юлына бастым.
Безнең халык 2001 елны авылда газ кертте, мәчет каршында дин сабаклары укыта башлады. 2007 елда, киңәшләшеп, мәхәллә системасын торгызуга алынды. Һәр төр эшне киңәшеп, уртага салып сөйләшеп башкаралар.
Авыл тормышына битараф булмаган актив егетләр, канатланып, авылда юллар, чишмәләр төзекләндерүдә һәм башка иҗтимагый эштә ярдәм итә башлады. Мәчет янында ел әйләнәсенә эшли торган мәдрәсә ачтык. Мәхәлләнең балалар бакчасын булдырдык. Авылның үз газетасы чыга башлады, үз сайтыбыз эшли. Безнең приоритет – балаларыбызга дини һәм әхлакый тәрбия бирү. Күмәк эшләрнең нәтиҗәсе дә бар. Тукай авылында бер кибеттә дә исерткеч эчемлекләр сатылмый, мәчет сафлары яшьләр белән тулы, хәләл туйлар даими үткәрелә. Авылыбызда бәрәкәт артты, – диде Әгъзам Шакиров.
Айдар Гарифуллин: «Авыл җирендә дә хәзер эре мал тотучылар саны кими»
Пермь крае Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Гарифуллин хуҗалыгы турында сөйләде һәм кәсебен дәвам итәргә ниятләвен әйтте:
– Гаиләбез белән герефорд токымлы мөгезле эре терлек үрчетәбез. Бу кәсеп белән 2018 елда шөгыльләнә башладык. Бүгенге көндә 130 баштан артык малларыбыз бар. Моңа өстәп умартачылык белән шөгыльләнәбез. Малларны тукландырырга 242 га чәчү җирләре үзләштерелгән.
Ни өчен герефорд токымын сайладык? Безнең климатка яраштырылган, чыдам хайваннар. Күп ашыйлар, тиз үсәләр. Иң мөһиме – көтүлектә, ачык һавада кышлыйлар. Кыйммәтле фермалар кирәкми.
Бу эш белән шөгыльләнә башлаганга үкенмибез. Кереме яшәргә, эшне алып барырга җитә. Авыл җирендә дә хәзер эре мал тотучылар саны кими. Ит үстереп тә, нишләтим икән, дип кайгырасы юк. Ниятебез – шушы кәсебебезне дәвам итү. Биредә бик күп файдалы очрашулар булды, оештыручыларга зур рәхмәт.
Янапайда урта мәктәп, балалар бакчасы, яңа мәдәният йорты, шифаханә, почта, мәчет эшли, күп санда шәхси кибетләр дә бар. Авылда 8 эшмәкәр теркәлгән, шуларның 5се кибет тотучылар, 2се урманчылык белән шөгыльләнә.
Екатеринбург ветеринар институтын 1993 елда тәмамладым. Хәзер мал табибы булып эшлим. Авылдагы тормышның үзенчәлекләре, уңышлары һәм кыенлыклары безнең өчен һәрвакыт әһәмиятле булып кала. Бүгенге көндә без, авыл халкы, яңа мөмкинлекләрне файдаланып, киләчәгебезне матурларга тырышабыз. Авыл тормышы дәвам итә, һәм без горурланып, аны сакларга һәм үстерергә омтылабыз, – диде Айдар Гарифуллин.
Алексей Жердев: «Татарстан һәм Киров өлкәсендә хезмәттәшлекне көчәйтергә ниятлибез»
Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Алексей Жердев утырышта катнашучыларны 2025 елда Киров өлкәсендә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашырга чакырды:
– Татарстан Республикасы – Киров өлкәсенең иң якын күршесе, безнең барлык өлкәләрдә дә тыгыз һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Рәис Рөстәм Миңнеханов республиканың уңышлы үсеш тәҗрибәсенә ия, күрше төбәкләр белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Без төбәкләрнең инвестицион потенциалын үстерәбез, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, туризм, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итәбез.
Киләчәктә дә авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал, азык-төлек, нәселле эре мөгезле терлекләр белән үзара файдалы тәэмин итүне киңәйтергә, шулай ук икътисад, мәдәният, транспорт һәм төзелеш инфраструктурасы, яңа төбәкара туристлык маршрутлары өлкәсендә хезмәттәшлекне көчәйтергә ниятлибез – болар барысы да Татарстан һәм Киров өлкәсе үсешенә юнәлдерелгән.
Узган ел, Киров өлкәсенең 650 еллыгына әзерлек кысаларында, уртак тырышлык белән Нократ Җәмигъ мәчетен реконструкцияләдек. Хәзер бинаның тышкы һәм эчке ягы ремонтланган, монда архитектура яктырткычлары урнаштырылган, яндагы территория төзекләндерелгән. Моннан тыш, бинага яңа газ челтәрләре һәм су белән тәэмин итү үткәрелгән. Хәзер бу Киров өлкәсенең тагын бер истәлекле урыны булып тора. Рөстәм Нургалиевичка аңлавы һәм ярдәм итүе өчен зур рәхмәт.
Быел 27-28 июньдә Бөтенроссия авыл Сабан туе Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә була. Сабантуй кунаклары өчен бай программа әзерлибез – традицион ярышлар, конкурслар, хәләл ашлар, ярминкә, мастер-класс, күргәзмә, зур концерт. Нократ Аланына килгән кунакларның барысы да канәгать калыр дип ышанабыз.
Сабантуй – төрле милләт һәм төрле дин кешеләре өчен бәйрәм ул. Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләрне кунакчыл Нократ җиренә чакырабыз, бу матур бәйрәмне бергәләп билгеләп үтик!
Хәзер, илебез катлаулы вакытлар кичергәндә бердәм булуыбызны күрсәтәбез. Безнең сугышчылар – руслар, татарлар, удмуртлар, марилар, якутлар, чеченнар, бурятлар, дагыстанлылар – бергәләп Россия мәнфәгатьләрен яклый. Һәм без бердәм булганда, Җиңү безнең кулда булачак! – диде Алексей Жердев.
Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә: «Милләтне, динне саклап калуда сез – безнең таяныч»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләренә фикерләрен җиткерде.
– Эшегезне алып барасыз, башкаларны да эш белән тәэмин итәсез. Әгәр авылларда мәчетләр булмаса, гореф-гадәтләрне, телне ничек саклап кала алабыз? Мәктәпләрдә укыту оештырылмаса, милләтебезне югалтабыз. Бу эштә сез – безнең таяныч.
Татар эшмәкәрләре белән очрашкан саен яхшы тәэсирләр туа. Һәркем үзенең эше, бизнесы турында, татарча матур итеп сөйләде. Әлбәттә, милләтебез тел, гореф-гадәт, динебез булганда гына яши. Ул бездән башка беркемгә дә кирәк түгел. Монда битарафлар юк. Сез безгә рәхмәт укымагыз, без сезгә рәхмәт укыйбыз.
Сез әйткән сүзләрне язып барып, аларны тормышка ашырсак, сездә булган үрнәкне бер-беребезгә тапшырсак, без бик шат булырбыз. Һәммәгезне күрергә шатбыз. Монда халык кәсепчелеге күргәзмәсе, ярминкәсе дә оештырылды. Бу бит – сез башкарган эшнең бер өлеше генә, сез авылларыгызда зур эшләр эшлисез. Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Һәммәгезгә исәнлек-саулык телим, бергә эшләргә насыйп булсын, – диде Татарстан Рәисе.
Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауга, үстерүгә, милләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш керткәннәре, актив иҗтимагый эшчәнлекләре, күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне котлады.
– Бер күрешү – үзе бер гомер, – ди халык. Күрештек, очраштык, фикерләр алыштык. Файдасы инде бар. 2025 ел илебез өчен уңышлы һәм тыныч булсын. Изге рамазан айларында тоткан уразаларыбыз, кылган изге эшләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен иде. XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын ябык дип игълан итәм, – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев.
Чараның ахырында барлык кеше күмәкләшеп «Туган тел» җырын башкарды.
- XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены ябылышыннан фоторепортаж
- 26-28 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 48 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелды. Өч көнлек программада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, Татарстан Рәисе катнашында пленар утырыш, Татарстанның Апас һәм Тәтеш районнарына сәфәр һәм мәдәни программа каралды.