news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов ташламалы ипотекага хокукы булган гаиләләр исемлеген киңәйтүне сорады

news_top
Рөстәм Миңнеханов ташламалы ипотекага хокукы булган гаиләләр исемлеген киңәйтүне сорады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе, РФ Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» комиссиясе җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасын 14 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә һәм махсус хәрби операция ветераннарына да бирергә тәкъдим итте. Бу фикерне ул Россия Дәүләт Советы президиумы утырышында әйтте, дип яза РИА «Новости».

«14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның гаиләләренә гаилә ипотекасы шартларын карауны сорыйбыз», – диде Миңнеханов «Яшәү өчен инфраструктураны үстерү турында» РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы барышында.

Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышы Владимир өлкәсендә күптән түгел төзелгән Доброград шәһәрендә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу чарада Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы булган комиссия җитәкчесе буларак катнаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар