news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов, сайлауда катнашу өчен, Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды

news_top
Рөстәм Миңнеханов, сайлауда катнашу өчен, Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды
Фото: видеодан скриншот

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә булды. Ул биредә, республика Рәисен сайлауда кандидат буларак тәкъдим ителү өчен, документлар тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Шимбә. Төш вакыты. Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясендә. Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда кандидат буларак тәкъдим ителү өчен документлар тапшыра», – диелгән постта.

Исегезгә төшерик: Татарстан Рәисен сайлаулар 2025 елның 14 сентябрендә узачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 2025 елның Бердәм тавыш бирү көнен оештыру эшенә якынча 22 мең сайлау комиссиясе әгъзасы җәлеп ителәчәк. Республика территориясендә 2752 участок сайлау комиссиясе (сайлаучылар вакытлыча була торган урыннардагы 42 участокны да кертеп) ачылачак.

Якшәмбе, 14 сентябрьдә, тавыш бирү участоклары 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр ачык була.

Татарстан Рәисен сайлаудан тыш, бу көнне 18 нче Мәләкәс сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар булачак, һәм 7,6 меңнән артык муниципаль депутат сайланачак.

Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларга тәкъдим ителү срогы 11 июльдә 18:00 сәгатьтә, ә Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда тәкъдим ителү срогы 10 июльдә тәмамлана. Муниципаль сайлауларга кандидатлар тәкъдим итү вакыты исә сайлаулар үткәрү турындагы карар басылып чыкканнан соң 30 көн дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар