Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәме белән котлый

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәме белән котлый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов православие динендәгеләрне Раштуа бәйрәме белән котлый:

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне изге Раштуа белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм дөньяның барлык христианнарын якты өметләр белән рухи яңарыш, миһербанлылык һәм игелек юлыннан барырга өнди.

Күңелләргә яшәү дәрте өсти торган Раштуа – ул хәзерге четерекле заманда ихтыяҗ аеруча зур булган ышаныч, мәхәббәт һәм мәрхәмәт тантанасы. Аны бәйрәм итү борын-борыннан килгән рухи хәзинәләрнең тотрыклы булуын раслый, гаилә ныклыгын саклау әһәмиятен тагын да калкурак чагылдыра, шуңа да ул тирән эчтәлекле зур вакыйгалары белән истә калачак «Гаилә елы»ның символик дәвамы булып тора.

Ислам һәм башка диннәр белән беррәттән, православие рухи-әхлакый үсешебезнең мөһим чыганагын тәшкил иткән Татарстан Республикасында Раштуаны бәйрәм иткәндә һәрчак күркәм күршелек, дуслык һәм үзара аңлашу мөнәсәбәтләре хакимлек итә.

2025 ел хәерле эшләргә һәм шәфкатьле гамәлләргә бай булыр, безгә яңа казанышлар һәм рухи җиңүләр, сөенеч-шатлыклар китерер дип, ихластан ышанам.

Сезгә бәйрәмчә күтәренке кәеф, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100