Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә республика педагогларын Укытучылар көне белән котлады һәм Резедә Вәлиеваның «Укытучыма» шигырен куйды.
«Кадерле укытучылар, бәйрәм белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез – чын горурлык!
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
«Бирешмә!» — ди гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә»
Рөстәм Миңнеханов видеокотлау урнаштырган һәм «еллар узса да, янәшәдә булып, тормыш юлын дәвам итәргә ярдәм итүче дәресләр өчен рәхмәт» белдергән.
«Сезгә бәхет, нык сәламәтлек һәм яңа уңышлар телим!» – дип яза ул.