news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Кытайда яңа техника белән таныша: «Бәясе кыйбатлы машиналарга тиң»

news_top

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Кытайда яңа төрле пилотсыз очкыч күрсәткәннәр. Бу хакта Рәис телеграм-каналында хәбәр итте.

«Кытайда эшлибез, шул исәптән техник яңалыклар белән танышабыз. Вертикаль оча торган 2 урынлы EH-216s электр пилотсыз очкычын карадык. Бу модель тулысынча сертификацияләнгән, 60 000нән артык очыш башкарылган инде!

Бу очкыч 130 км/сәг тизлек белән 50 минут дәвамында һавада оча ала. Әлегә аның бәясе кыйбатлы машиналарга тиң. Ничек уйлыйсыз, мондый очкычлар киләчәктә киң таралыш алырмы, әллә гади машиналарда җирдә генә йөрербезме?» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар