Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Космонавтика көне һәм Гагарин очышының 65 еллыгы белән котлады.
«Балачакта күпләрнең иң зур хыялы – Юрий Гагарин кебек космосны яулау иде. Аның 65 ел элек әйткән легендар «Поехали!» сүзе дөньяны үзгәртте. Бүген космонавтика – фантастика түгел, ә чынбарлык. Бәйрәм белән, дуслар!» – дип язды Рустам Миңнеханов МАХ каналында
Республика җитәкчесе космонавт-геройларның гына түгел, ә җирдә калучыларның да хезмәтен ассызыклады:
«Бүген без космонавт-геройларны гына түгел, конструкторларны, инженерларны, галимнәрне дә хөрмәтлибез – үз хезмәте белән яңа космик ачышларга өлеш кертүче һәркемне котлыйбыз. Космонавтика көне белән!»