Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов: «Корбан гаетенең мәгънәсе – Аллаһка якынаю, иман китерү»

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов: «Корбан гаетенең мәгънәсе – Аллаһка якынаю, иман китерү»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме белән котлады.

«Хөрмәтле Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар!

Сезне һәр мөселман өчен аеруча олы һәм изге бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете – Гайд әл-Әдха белән ихлас тәбрик итәм!

Гаять тирән рухи эчтәлекле бу бәйрәм бөтен дөньядагы миллионлаган мөэминне берләштерә, шәфкатьлелек һәм миһербанлылыкның олы куәткә ия булуына ныклы ышаныч тудыра, игелек кылуның савабы турында искәртә.

Ул безгә тәкъвалык, үзеңне аямыйча башкаларны кайгырту һәм бердәмлек сабаклары бирә, иҗади хезмәткә илһамландыра, мохтаҗларга булышлык күрсәтергә өнди, үзара ярдәмләшеп яшәүнең күркәмлегенә игътибарыбызны юнәлтә, шул рәвешчә кардәшлек элемтәләрен ныгыта. Бу матур хасиятләрнең тамырлары бик ерак дәверләргә барып тоташа, алар татар халкының тарихы, мәдәнияте, гасырлар дәвамында туплана килгән рухи хәзинәләрне саклау һәм үстерү омтылышы белән тыгыз бәйләнгән.

Корбан гаетенең мәгънәсе – Аллаһка якынаю, иман китерү, Татарстан өчен ул шулай ук – гражданлык һәм ватанпәрвәрлек символларының берсе. Әлеге бәйрәм күңелләребездә туган җирне ярату, батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булган ата-бабаларыбызга ихтирам хисләрен тагын да арттыра.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы тантаналы төстә билгеләп үтелә торган елда Корбан бәйрәмен уздыру аеруча зур әһәмияткә ия. Дәһшәтле сугыш чорындагы кебек үк, хәзер дә халыкның көче аның бергәлегендә, үз мәнфәгатьләреңне гомуми максатларга буйсындыра белүдә икәнен онытмау зарур. Аталарыбыз, бабаларыбыз каһарманлыгы – ул чын иманның йөрәкләрдә һәрчак Туган илгә мәхәббәт хисе белән янәшә урын тотуын раслаучы бер мисал.

Корбан гаете һәрберебез өчен җан җылысы, тынычлык һәм үсеш-алгарыш чыганагы булсын! Сезгә нык сәламәтлек, хәерле эшләр һәм күп сөенечләр, гаиләләрегезгә бәхет һәм иминлек телим.

Бәйрәм мөбарәк булсын!» – диелә котлауда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100