Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә узган Халыклар дуслыгы парады фотоларын күрсәтте
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Татарстанның илнең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көнен билгеләп үтүе турында сөйләде һәм бүген Казан Кремлендә узган Халыклар дуслыгы парады фотолары белән уртаклашты.
«Татарстанның тату күпмилләтле гаиләсе Россия көнен билгеләп үтә. Казан Кремлендә бүген Халыклар дуслыгы парады узды», – дип яза Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез: 50дән артык милләт вәкиле Спас манарасыннан Кол Шәриф мәчетенә кадәр барды һәм йөрешне «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале узган Гавәми урыннар ишегалдында төгәлләде. ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров сүзләренә караганда, быел парад беренче тапкыр Татарстан башкаласында гына түгел, республика районнарында да узган. Йөрештә Азия, Африка һәм Латин Америкасыннан яшьләр, студентлар һәм диаспоралар вәкилләре катнашты.
Россия көне белән котлавында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, халыклар күп төрле булуга карамастан, Россияне Ватанга мәхәббәт һәм уртак үткәннәр берләштерә, ә Татарстан аның үсешенә саллы өлеш кертә, дип хәбәр итә «Татар-информ».