Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Республика август киңәшмәсендә яңа мәктәпләрдә уку елын вакытында һәм сыйфатлы башларга йөкләде. Чара кичә Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры бинасында узды. Анда шулай ук РФ Дәүләт думасының Мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2010 елдан республикада 115 мәктәп, 303 балалар бакчасы төзелгән. «Бу бик зур ресурслар. Капиталь ремонтка да зур акчалар юнәлтәбез. Өстәмә рәвештә урта һөнәри белем бирү учреждениеләре тулай торакларына ремонт ясыйбыз. Иң мөһиме - безнең яңа мәктәпләрдә дә, ремонтланган мәктәпләрдә дә без уку елын вакытында һәм сыйфатлы итеп башларга тиеш», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов туган телне өйрәнү мәсьәләләренә игътибар итте. Ул Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия эшен югары бәяләде. «Без бу юнәлештә зур эш һәм яхшы нәтиҗәләр күрәбез», - диде ул һәм Марат Әхмәтов белән Илсур Һадиуллинга да бу мәсьәләләрне тикшереп торырга кушты.
Рөстәм Миңнеханов укытучыларның хезмәтен җиңеләйтүдә ясалма фәһемнең ролен билгеләп үтте, үсеп килүче буынны укытуда республика предприятиеләре һәм мәгариф учреждениеләренең уртак эшенең әһәмияте мәсьәләләренә кагылды.
«Һәм иң мөһиме, ниһаять, балигъ булмаганнарның һәм яшьләрнең деструктив йогынтыга эләкмәүгә һәм хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе бик мөһим. Бу - барлык субъектларның террорчылыкка каршы, наркотикларга каршы комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча уртак ведомствоара бурычларф», - дип ассызыклады ТР Рәисе һәм хокук саклау органнарына уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең контрольдә РФ Президентының социаль ятимлекне киметү буенча йөкләмәсе. Бу юнәлештә без дә эш алып барабыз», – диде ул һәм торак алган ятим балаларның фатир өчен түләмәүләренә игътибарны юнәлтте. Рәис бу мәсьәләгә республика шәһәрләрендә һәм районнарында игътибар итәргә кушты.
Рөстәм Миңнеханов куркынычсызлык темасына кагылды. Ул, пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме куркынычын игълан иткәндә, кешеләр ышык урыннарда булырга тиешлеген искәртте. «Бу бик үк уңайлы булмаска да мөмкин, әмма кеше гомере барлык уңайсызлыклардан мөһимрәк. Шуңа күрә сезгә мөрәҗәгать итәм - гадиләштермәгез, куркынычсызлык, бигрәк тә мәгариф учреждениеләрендә, сезнең өстенлекле контрольдә булырга тиеш», - дип мөрәҗәгать итте ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады. Анда 3640 укытучы, тәрбияче исеме кергән. Без мәгариф системасы үсешенә үз өлешләрен керткән педагоглар белән горурланабыз, дип йомгаклады Татарстан Рәисе һәм аларга эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Киңәшмә азагында Рөстәм Миңнеханов укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.