news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Идел буе округы төбәк җитәкчеләре медиарейтингында лидер булды

news_top
Рөстәм Миңнеханов Идел буе округы төбәк җитәкчеләре медиарейтингында лидер булды
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елның мае нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре медиарейтингында беренче урынны алды. Тикшеренүне «Медиалогия» әзерләде.

Аналитиклар мәгълүматларына караганда, республика Рәисе медиаиндексы 80 566,9 балл тәшкил иткән. Бер ай эчендә Рөстәм Миңнехановны массакүләм мәгълүмат чараларында 13 меңнән артык тапкыр искә алганнар.

Рейтингта икенче урында Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев, аның медиаиндексы 80 086,3, массакүләм мәгълүмат чараларында 12,4 мең тапкыр искә алынган.

Өченче урынны Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин алды. Аның медиаиндексы 71 158,6 тәшкил иткән, ә массакүләм мәгълүмат чараларында искә алулар саны 11,8 меңнән артып киткән, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар