Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә: «Булган малны югалтырга була, ә өстәргә - бик авыр»
Бүген Уникаль осталык үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышы булды. Анда яңгыраган фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Җыенга Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзалары, Татарстан Рәисе администрациясе һәм Хөкүмәте вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, төрле ширкәтләр җитәкчеләре, журналистлар килгән иде. Шулай ук Россиянең 55 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 400гә якын эшмәкәр катнашты. Иң яшь делегатка – 20, иң өлкәненә 85 яшь иде.
Пленар утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде.
«Шушы утырышта Кытай, Иран, Төркия, Һиндстан, Венгрия, Беларусь, Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан Республикаларының генераль консуллары да бар икәнен зур горурлык белән әйтәм. Сезгә бик зур рәхмәт!
Бүгенге утырыш беренче тапкыр Казанның күптән түгел генә ачылган Уникаль осталык үзәгендә уза. Кичә без монда зур экскурсия белән килгән идек, ә бүген инде – пленар утырыш. Бу уникаль объектны киләчәктә дөнья күләмендә яңгыратасы килә, ул эчтәлеге, сыйфаты, матурлыгы белән горурлык уятыр дип уйлыйбыз.
Рөстәм Нургали улы хуплавы нигезендә Бөтендөнья татар конгрессында 2026 елны Габдулла Тукайның 140 еллыгы дип игълан иттек, бу ел дәвамында бик матур эшләдек. Быел Рөстәм Нургали улының инициативасы һәм хуплавы белән Россия Президенты Владимир Путин 2036 елны Россия күләмендә Габдулла Тукай елы дип игълан итте. Оештыру комитеты төзелде һәм аның нигезендә эшләр башланды. Рөстәм Нургали улына моның өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез», – диде ул.
Милли шура рәисе Рөстәм Миңнехановның 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итүен дә билгеләп үтте.
«Без дә бу идеяне үзебезгә хуплап алдык. Шул ук вакытта 2027 елда Конгрессның 35 еллыгы үтәчәк. Әзерлекләрне башлап җибәрдек.
Кичә Теләче районына бардык. Татарлар, мөселманнар буларак, без зурлап «Хан» мәчете урынында беренче таш кую тантанасында катнаштык. Теләче районында булган мәдәният, спорт, эшмәкәрлек сарайларын карап, чыгышлар ясадык.
Шуны әйтәсем килә: Теләче районына бару юкка гына булмады. Анда ат үстерү, тоту алга киткән. Без моңа бик шат, чөнки татар халкы һәрвакыт атлы булган. Соңгы елларда Татарстанда ат үрчетү программасы кабул ителде, без аның нигезендә эшләүчеләрне барып карадык. Сезгә дә тагын бер кат мөрәҗәгать итәбез: Татарстан программасын карап, мөмкин булганча, үзегез дә аңа кушылыгыз», - диде Васил Шәйхразыев.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Безнең эшчәнлек атчылыкның табышлы һәм заманча бизнес булуын күрсәтә»
Атлар тоту темасын дәвам итеп, Теләче районы фермеры Фирзәр Гыйниятуллин «Сәгыйть Гыйниятуллин исемендәге нәсел репродукторының» җәмгыяте эшчәнлеге турында сөйләде.
Хуҗалык тарихы 1990 елдан, Сәгыйть Шәрифулла улы Гыйниятуллин районда беренче сөтчелек фермасы ачканнан башлана. Ә инде 1996 елда ул атчылык белән шөгыльләнүгә күчә, аерым алганда, ат спортын үстерүгә йөз тота.
«Хуҗалык җитәкчесе, әтиебез – уникаль талант иясе. Сәгыйть Шәрифулла улы – «Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) атказанган фермеры», ике мәртәбә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Алтын медале белән бүләкләнде. Ул грамоталы идарәче генә түгел, ә милли көрәш буенча спорт мастеры, актив җәмәгать эшлеклесе һәм үрнәк гаилә башлыгы. Без, аның балалары: Ленар, Ильдар, Фирзәр һәм сеңлебез Гүзәлия әтиебез үрнәгендә спорт белән шөгелләндек, барыбыз да спорт мастерлары һәм барыбыз да әтиебез кебек үз эшебезне ачтык», - диде ул горурланып.
Фирзәр Гыйниятуллин хуҗалыкның чиста токымлы татар, гарәп һәм инглиз токымлы атлар үрчетү буенча эш алып баруын әйтте. Хуҗалыкта 501 баш нәселле ат исәпләнә. Хуҗалыкның финанс хәле тотрыклы. 2025 елда 4 млн сум табыш алынган.
«Безнең эшчәнлек атчылыкның табышлы һәм заманча бизнес булуын күрсәтә. Теләгәндә, хезмәтне тиешенчә оештырганда, җитәкчелегебезнең даими ярдәме булганда, атчылык белән дә акча эшләп була.
Инфраструктураны үстерүгә һәм нәсел материалы белән эшләүгә инвестицияләр кертү яхшы нәтиҗәләр бирә. Хуҗалыкны алга таба үстерү татар токымын саклап калуга, сатуны арттыруга һәм терлекчелектә яңа технологияләр кертүгә юнәлдереләчәк.
Татар авылында, татар гаиләсендә татар аты да булса, начар түгелдер инде ул. Юкка гына безнең халкыбыз: «Аты барның, эше бар димәгән», - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Башкалардан өмет итмәү, үз көчебезгә таяну үзен 100% аклый»
Аннары сүз Сергач округы татарлары милли‑мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Аймалетдиновка бирелде. Ул – Түбән Новгород өлкәсендә бердәнбер татар телле радиоканал эфирын башлап җибәргән кеше. «Безнең кебек радиоканалларны төбәкләрдә бармак белән генә санарга була», – ди.
«Сергач 91.4» татар радиосы моннан 12 ел элек беренче тапкыр эфирга чыккан һәм бүгенгә кадәр татар мохитен булдыру эшен дәвам итә.
«Үзебезнең үсеш стратегиясе бар, аның асылы, принципиаль шарты – беркайчан да иганәчеләр ярдәменә өметләнмәскә, бары тик реклама һәм махсус проектлар өчен килгән акчага эшләргә.
Бездә «Юрганыңа күрә аягыңны суз» дигән мәкаль бар. Башкалардан өмет итмәү, үз көчебезгә таяну үзен 100% аклый.
Татарны җыр-моңсыз күз алдына китерү кыен. Монда без якташларыбызга зур игътибар бирәбез, Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев кебек бөек җырчылар белән беррәттән эфирда җирле башкаручыларның җырлары да яңгырый», - диде ул.
Фәрит Аймалетдинов радиода рухи тапшыруларга аерым игътибар бирелүен әйтте. Аның сүзләренчә, радиода дин, татар дөньясы, төбәк, округ тормышлары турында мәгълүмат, яңалыклар зур урынны алып тора.
«Беркайчан да спонсорлар ярдәменә өметләнмәскә, бары тик реклама һәм махсус проектлар өчен килгән акчага эшләргә»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«1 миллиард кешегә файда китерүне максат итеп куйдым»
«Эмиз» компанияләре төркеме оештыручысы Раил Фазылҗанов үз эшчәнлеге турында сөйләп китте.
«2017 елда мин дөньядагы 1 миллиард кешегә файда китерүне үз алдыма максат итеп куйдым. 2018 елда без эшебезне «Эмиз» бренды астында бер генә продукт белән башладык. Бүген инде «Эмиз» - берничә брендны һәм бизнесны берләштергән компанияләр төркеме.
Казанда һәм Арчада җитештерү мәйданчыкларыбыз бар. Дөньяның 12 иле белән сәүдә алып барабыз. Безнең продукция бөтен Россия буенча сатыла. Безнең хәләл банкет залларыбыз, кибет, кафеларыбыз да бар», - диде ул.
Раил Фазылҗанов чыгышында Рөстәм Нургали улына хәләл индустриясе вәкилләрен берләштерү максатыннан «Хәләл индустриясе эшкуарлары берлеге» төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Яңа берләшмәнең төп максаты – хәләл продукция җитештерүчеләргә һәм эшкуарларга ярдәм итү, алар арасында хезмәттәшлекне ныгыту, уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр булдыру.
Ел ахырына кадәр, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән, Татарстанның хәләл продукция җитештерүчеләре ассоциациясен оештыру планлаштырыла.
«Дөньяның 12 иле белән сәүдә алып барабыз»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Утырышта 3 оешмага Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты тарафыннан «Хәләл» сертификатлары тапшырылды. Аларны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты рәисе Аббәс хәзрәт Шляпошников тапшырды.
«Хәләл» сертификатларны алучы оешмалар арасында - «Саба» май-сыр комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Татарстан Республикасы, Байлар Сабасы бистәсе); «Татнефть – АЗС – Запад» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Мәскәү өлкәсе, Новоивановское бистәсе); «Шатлык» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Самара шәһәре) бар.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Продукциябез шәригать таләбе буенча җитештерелә»
Самара өлкәсе «Шатлык» җәмгыяте директоры Марат Кәримов үзләренең иттән җитештерелгән продукцияләре турында сөйләде. Алар «Яктылык» сәүдә маркасы астында ит продукциясе тәкъдим итә. 2018 елда эшне башлап җибәргәннәр.
«Безнең эшчәнлекнең төп принцибы – ышанычлы сыйфат һәм документаль рәвештә расланган хәләллек. Продукциябез шәригать таләбе буенча җитештерелә, барлык Россия һәм халыкара сыйфат стандартларына туры килә», - диде ул.
Марат Кәримов сүзләренчә, «Шатлык» җәмгыяте Россия җитештерүчеләреннән ат ите, сыер ите тавык ите кабул итеп ала. Барлык чимал һәм ярдәмче материаллар ныклап тикшерелгән сыйфат контролен үтә. Алар җитештергән продукция уннан артык төбәккә таратыла.
«Безнең эшчәнлекнең төп принцибы – ышанычлы сыйфат һәм документаль рәвештә расланган хәләллек»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«ТР Спорт министрлыгы белән берлектә зур проектлар тормышка ашырабыз»
Россия Көрәш федерациясе һәм Халыкара Көрәш федерациясе вице – президенты Равил Ногманов татарның милли бәйрәме – көрәш турында сөйләде.
«Көрәш – ата-бабаларыбыздан килгән милли спорт төре. Татарстан Республикасы – көрәшнең төп таянычы, аның үсешенә юл күрсәтүче көч. Рөстәм Миңнеханов, сезнең ярдәм безгә ышаныч һәм яңа максатларга омтылыш бирә. Бу ярдәм көрәшнең Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россия һәм дөнья күләмендә үсүенә зур өлеш кертә.
Россия төбәкләрендә ел саен көрәш буенча меңнән артык чара үткәрелә. Без ТР Спорт министрлыгы белән берлектә зур проектлар тормышка ашырабыз», - диде ул.
Равил Ногманов халыкара хезмәттәшлекне дә актив үстерүләре турында әйтте. Аның сүзләренчә, күп илләрдә көрәшнең үз милли төрләре бар.
«Бүген Россиянең 65 төбәгендә көрәш федерацияләре бар. Бу эшкә төбәк җитәкчеләре, спортчылар һәм Сабантуй оештыручылары зур өлеш кертә. Аларның кайберләре хәзер залда утыра. Көрәшне үстерүгә үз көчегезне керткән өчен рәхмәт сезгә», - диде Равил Ногманов.
«Россия төбәкләрендә ел саен көрәш буенча меңнән артык чара үткәрелә»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Аннары сүз «Үзенчәлекле балалар» хәйрия фонды директоры, Башкортстан Республикасының атказанган табибы Фәйрүзә Латыйповага бирелде. Ул «Яраткан сабый» абилитация үзәге, «Абилитация: бала гомерендә иң мөһим 200 көн» дип аталган проект, «Бәхетле балачак» исемле телевизион тапшырулар циклы турында сөйләп узды.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Татар кызы – 2026» конкурсы безнең өчен аеруча истәлекле вакыйга булды»
Төркмәнстанны үзенең туган җире иткән татарларның дүртенче буын вәкиле Төркмәнстандагы «Asylly» шәхси предприятиесе җитәкчесе Марат Меглибаев төрекмән халкы белән татарларның дус-тату яшәвен билгеләп үтте.
«Безне төрекмән халкы белән уртак динебез, тамырлары бер булган төрки телләребез берләштерә. Без дуслыкта, татулыкта, үзара аңлашып яшибез. Шул ук вакытта туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, ата-бабаларыбыздан килгән рухи мирасыбызны саклап яшибез», - диде.
Марат Меглибаев әле күптән түгел генә Төрекмәнстанда узган «Татар кызы» бәйгесенең финалына аерым тукталды.
«Татар кызы – 2026» конкурсы безнең өчен аеруча истәлекле вакыйга булды. Төрле илләрдән килгән кызлар, һәркайсы үзенчә, татар хатын-кызларының матурлыгын, талантларын, зирәклеген һәм югары әхлакый сыйфатларын күрсәттеләр. Финал Төркмәнстанда БДБ илләре президентлары катнашындагы саммит көннәрендә узды, бу бәйрәмгә аерым әһәмият бирде. Төрекмәнстан татарлары өчен шундый зур милли бәйрәмне үз җиребездә кабул итү һәм аны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашу зур горурлык һәм мәртәбә», – диде ул.
«Безне төрекмән халкы белән уртак динебез, тамырлары бер булган төрки телләребез берләштерә»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Коллектив өчен аеруча катлаулы чор 2017 елга туры килде»
Улан-Удэ шәһәренең «Байкал-Идел» бию мәктәбе турында аның сәнгать җитәкчесе, балетмейстеры һәм социаль эшмәкәр Татьяна Вәлиева сөйләде.
«15 ел элек остазыбыз – Россия халыклары ассамблеясе һәм Бурятия татарлары автономиясе рәисе Сажидә Рөстәм кызы Баталова белән бергә, булачак коллективка исем сайладык. Бу исемдә ике төбәкнең дә яңгыравын теләдек: Байкал – безнең туган җиребез, Идел – бабаларыбыз яшәгән бөек урын. Шулай итеп, гади исем генә түгел, ә мәдәниятләр дуслыгын, буыннар бәйләнешен һәм татар халкының милли мирасын саклауны гәүдәләндергән үзенчәлекле бренд барлыкка килде», - диде ул.
Татьяна Вәлиева коллектив өчен катлаулы булган 2017 елда бинаны югалту куркынычы туу турында әйтте.
«Коллектив өчен аеруча катлаулы чор 2017 елга туры килде. Шул вакытта без шөгыльләнгән бинаны югалту куркынычы туды. Яраткан эшебезне дәвам итү өчен бик җаваплы карар кабул ителде – үзебез яшәгән фатирны сатып, балалар белән шөгыльләнү өчен үз мәйданчыгыбызны булдыру юлын сайладык.
Бу зур тәвәккәллек иде. Әмма балаларга, халык биюенә һәм үз һөнәреңә булган мәхәббәт куркудан көчлерәк булып чыкты, – диде ул.
«Яраткан эшебезне дәвам итү өчен бик җаваплы карар кабул ителде — үзебез яшәгән фатирны сатып, балалар белән шөгыльләнү өчен үз мәйданчыгыбызны булдыру юлын сайладык»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Булган малны югалтырга була, ә өстәргә – бик авыр»
Пленар утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йомгаклады.
«Барыгызны да күрергә шатмын. Менә Сабантуйлар турында сөйләштек. Әлбәттә, бу – безнең иң яраткан бәйрәм, без аны үткәрергә күп кенә көч куябыз, ярдәм күрсәтәбез.
Булган малны югалтырга була, ә өстәргә бик авыр. Эшмәкәрләр, сез – безгә үрнәк. Һәммәгезнең чыгышын игътибар белән тыңлап, үзебезгә тәҗрибә алабыз.
Без сезнең белән горурланабыз. Кайда гына булсагыз да, чит илдәме, Россиянең башка өлкәләрендәме, без сезнең белән гел элемтәдә булырга тырышабыз. Тормышлар бик буталчык, глобализация бара, һәр кешенең үз планы бар. Менә сезнең кебек кешеләргә таянып, без үзебезнең милләтебезне, динебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз, сезгә рәхмәт!» – диде ул.
«Тормышлар бик буталчык, глобализация бара, һәр кешенең үз планы бар»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Рөстәм Миңнеханов татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, милләтара татулыкны ныгытуга, иҗтимагый эшчәнлеккә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырды.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде:
- Бөтендөнья татар конгрессы төбәкара иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты әгъзасы, язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Шәмсия Җиһангирова;
- Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы идарәсе рәисе Тәүфикъ Кәримов бүләкләнде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнделәр:
- Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең башкарма комитеты әгъзасы Рамил Абитов;
- Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, виртуоз музыкант, Башкортстанның халык артисты Гали Алтынбаев;
- Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте президиумы әгъзасы, «Кувака» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Камил Дәүләткамов;
- Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, Башкортстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Нәсимә Кадыйрова;
- Рязань шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Фәридә Ситдыйкова;
- Киров өлкәсе татарларының төбәк мәдәни-мәгърифәти иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Рәүф Фәсхетдинов;
- «Тәкбир» ветераннарга, инвалидларга һәм аз керемле гражданнарга ярдәм итү иҗтимагый хәйрия фонды президенты Дамир Хәйретдинов;
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә татар мәдәниятен үстерүгә өлеш кертүчеләр лаек булды:
- Красноярск шәһәренең «Яңарыш» җирле татар милли-мәдәни мохтарияте советы әгъзасы, «Йолдыз» вокал-хореографик татар халык ансамбле җитәкчесе Гүзәлия Бикбова;
- Бурятия татарлары төбәк милли-мәдәни мохтариятенең «Байкал-Идел» бию мәктәбе җитәкчесе Татьяна Вәлиева;
- Удмуртия Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Рафилә Рәсүлева.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Туган як» Түбән Новгород өлкә иҗтимагый-сәяси газетасы редакциясе директоры — баш мөхәррире Олег Әндерҗановка бирелде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе боерыгы нигезендә, рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, конфессияләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга керткән өлеше өчен «Дуслык» Самара төбәк иҗат иҗтимагый оешмасы әгъзасы Әмир Шәриповка Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәте белдерелде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Шулай ук Россиянең көрәш буенча җыелма командасы баш тренеры, Россия Көрәш федерациясе һәм Халыкара Көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногмановка «Россиянең атказанган тренеры» дигән мактаулы исем бирелде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев