Рөстәм Миңнеханов буран аркасында соңга калган балаларның килеп җитүен көтеп торган
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика дәрәҗәсендә оештырылган Чыршы бәйрәменә Татарстан районнарыннан килүче һәм һава шартлары аркасында тоткарланган барлык балаларны көтеп торырга кушты.
Балаларсыз бәйрәм була алмый, дигән ул. Спектакль башланганчы, оештыручылар тамашачыларның күңелен ачкан.
Татарстан Республикасы Рәисе дә барлык эшләрен кичектереп, барлык балаларның да бәйрәмгә килүен көтеп торды, дип хәбәр итте аның матбугат хезмәте. Көткән вакытта ул күп балалы һәм активист балалар белән очрашты.
«Биектау районыннан Камашевлар гаиләсе белән очраштым. Аларның гаиләсенә – 18 яшь. Бүген Алексей Владимирович һәм Юлия Таһировна 9 бала тәрбияли, шуларның 6сы – тәрбиягә алынган.
Аларның гаиләсе – «Нечкәбил» конкурсының финалисты, «Идел буендагы уңышлы гаилә» дигән округ конкурсында җиңүче, ә хәзер алар «Бөтен гаилә белән» #всейсемьей #всейсемьей16» дигән зур гаилә проектында актив катнаша.
Татарстанның башка гаиләләренә дә Бөтенроссия конкурсына кушылырга тәкъдим итәм.
Гаиләләребез нык булсын, бәхет һәм иминлек һәрвакытта да юлдаш булсыннар», – дип язды Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында бу очрашу турында.