Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көнендә Бөек Ватан сугышы башлану һәм җиңүчеләр буынының батырлыгы турында искә төшерде. Бу хакта ул үзенең «Мах»тагы сәхифәсендә язган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 1941 елның 22 июне миллионнарча кешенең язмышын үзгәртә. Бу көнне дошман безнең Туган илебезгә явызларча һөҗүм итә, Бөек Ватан сугышы башлана.
«Бүген без җиңүчеләр буыны алдында баш иябез. Аларның васыятьләрен хәтерлибез, үлемсез корбаннарын хөрмәт итәбез. Тарихның иң куркыныч сәгатьләрендә күрсәткән батырлыклары безнең өчен әхлакый маяк һәм чын ватанпәрвәрлек үрнәге булып мәңгегә калачак», – дип яза Рөстәм Миңнеханов.