
Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә «Беренчеләр хәрәкәте» нинди роль уйный, балаларга иң мөһиме нәрсәне аңлатырга, һәм ни өчен балалар бу оешмага керергә тиеш? Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында оешманың төбәк бүлекчәсе координация советында фикерләштеләр.
«Совет чорыннан соң бушлык барлыкка килгән иде, хәзер без аны «Беренчеләр хәрәкәте» белән тутырабыз»
Совет утырышы Камал театрының яңа бинасында узды, монда Татарстан Рәисен «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары каршы алды һәм аның белән уртак фото ясады. Күргәзмә дә оештырылган иде, Рөстәм Миңнехановка төп проектлар һәм хәрәкәтнең юнәлешләре турында сөйләделәр.
«Бу хәрәкәтнең әһәмиятен аңлап бетермәвебез бик кызганыч. Безнең балаларны бездән башка беркем дә тәрбияләмәячәк. Бүген федераль дәрәҗәдә хуплана торган искиткеч мөмкинлек бар. Совет чорыннан соң бушлык барлыкка килгән иде, хәзер без аны ябабыз. 2 ел эчендә без бу эшкә ихтыяҗ булуын күрдек. Балалар бакчаларыннан ук башларга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисен «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары каршы алды һәм аның белән уртак фото ясады.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Ул республикадагы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләрен «Беренчеләр хәрәкәте» белән эшкә игътибарлырак булырга өндәде һәм, бу эшчәнлекнең нәтиҗәләре бары тик 10-15 елдан соң, хәзерге мәктәп укучыларны инде үсеп беткәч кенә күренәчәк, дип өстәде.
Миңнеханов Леоновка һәм Волынецка: «Үзегезне шулай тотуыгыз өчен миңа оят»
Татарстан Рәисе утырышта катнашкан министрлык һәм ведомство вәкилләренә аерым мөрәҗәгать итте. Бигрәк тә Татарстанның спорт министры Владимир Леоновка һәм Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынецка «эләкте».
«Володя, [Владимир Леонов], мәсәлән, телефон карап утырды, сезгә кызыклы түгел икән – димәк, сез безнең юлдаш түгел. Волынец та шулай ук. Телефоннарыгызга карап утырасыз. Без монда тәҗрибә уртаклашырга килдек. Коллегаларымның бу юнәлешне бәяләп бетермәве бик кызганыч. Бу – факультатив эш түгел, ә безнең төп эшчәнлек, безнең киләчәк», – диде трибунадан Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов: «Бу – факультатив эш түгел, бу безнең төп эшчәнлек, безнең киләчәк».
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Аның сүзләренчә, «Беренчеләр хәрәкәте» үз эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволарына таянырга һәм һәртөрле ярдәм алырга тиеш.
«Минем өчен патриот булу – намус эше һәм бурыч»
Утырышның модераторы Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов булды. Шунысы кызыклы, ул үзе доклад белән чыгыш ясамады, ә сүзне активистларга – остазларга һәм балаларның үзләренә бирде. Алар оешма эшендә үзләренең эш юнәлешләре турында сөйләде.

Утырышы модератор Тимур Сөләйманов булды.
Фото: © © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Алар тормышның төрле өлкәләре турында сөйләде. Аерым алганда, балаларны спорт, патриотик чаралар аша тәрбияләү, балалар бакчаларында эш һәм башкаларга игътибар бирелде.
«Минем өчен патриот булу һәм буыннар хәтерен саклау – намус эше һәм бурыч. Балачагымнан ук әти-әни белән бергә «Үлемсез полк» акциясендә катнаштым. «Беренчеләр хәрәкәте»ндә мин республикада патриотик юнәлешне җитәкләдем. Без оешманың флагман проектлары турында белдек, ә соңыннан «Аҗаган 2.0» уенына кушылдык», – дип сөйләде Казанның 181 нче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Анастасия Буторина.
Аның сүзләренчә, аның өчен төп юнәлеш бирүчеләр – волонтерлык эшчәнлегендә катнашучы һәм махсус операция хәрбиләренә ярдәм итүче әти-әнисе. Анастасия дә, алардан үрнәк алып, волонтерлык белән шөгыльләнергә булган, мәктәптә окоп шәмнәре ясау, хәрбиләргә аптечкалар гуманитар ярдәм җыю эше оештырган.
Патриотлыктан тыш, яшь буынны илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләргә хәрәкәттәге башка юнәлешләр дә ярдәм итә. Әйтик, Буадан волейбол тренеры Руслан Ибраһимов кызыклы мисал китерде.

Буадан волейбол тренеры Руслан Ибраһимов.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«Безнең уртак чаралардан соң секциягә Айнур исемле малай килде, ул беркайчан да активист булмаган һәм балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә хисапта торган. Әмма «Беренчеләр Кубогы»ннан соң ул минем командага йөрергә булды. Хәзер Айнур – волейбол буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы, ул Уфада уза торган Россия беренчелегендә катнаша», – дип сөйләде тренер.
Аның сүзләренчә, «Беренчеләр хәрәкәте»нең спорт юнәлеше аша профильле күнекмәләр генә тупланмый. Мәсәлән, команда хәйрия акцияләре уздыру инициативаларын үзе белдерә. Аерым алганда, алар Буада яшәүче спорт ветеранының йортын кардан чистартырга булышкан.
«Беренчеләр хәрәкәте» эмпат кеше, чын гражданин тәрбияләргә булыша»
«Беренчеләр хәрәкәте» үз алдына куйган төп бурыч – чит проблемаларга битараф булмаган эмпат кешеләр тәрбияләү», – диде утырыштан соң Татарстан Рәисе ярдәмчесе, оешманың төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

«Беренчеләр хәрәкәте»ндә бала үзенә яхшы, дус-тату һәм имин даирә булдыра».
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«Безнең хәрәкәт балага аңлаешлы гомумкешелек кыйммәтләре булган җәмгыять табарга булыша, аларның нигезендә безнең бөтен 13 юнәлеш буенча да изге гамәлләр ята. Бу – ярдәм итәргә һәм профессиональ яктан үсәргә мөмкинлек бирә. Тәрбиянең мондый мәсьәләсенә шактый вакыт җитди карамадылар, тик бу – иң мөһиме. Хәзер балаларны имтиханнардагы баллары, медальләре өчен мактыйлар, ә чынлыкта исә иң кыйммәтлесе – дуслар, аралашу һәм зур максатлар. Эмпат шәхес, чын гражданин тәрбияләргә кирәк», – дип сөйләде Тимур Сөләйманов «Татар-информ»га.
Аның сүзләренчә, «Беренчеләр хәрәкәте»ндә бала үзенә яхшы, дус-тату, имин даирә булдыра. Шушындый элемтәләр аша балалар социальләшә һәм аларда үзләрен эмпатларча тоту формалаша.
Бу хәрәкәтне булдыру турында указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлекчәсен республиканың элекке яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика Координация советын төзү турындагы указны 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.