Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларын, студентларны һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен Белем көне белән котлауны МАХ каналына куйды.
Ул яңа уку елында яңа мөмкинлекләр һәм зур казанышлар тели. «Дуслар, яңа уку елында уңышлар, кызыклы ачышлар һәм шатлыклы көннәр телим!» – дип яза Татарстан Рәисе.