Рөстәм Миңнеханов Балаларны яклау көне белән котлады һәм кызыклы сораштыру күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Балаларны яклау көне белән котлады. Рәис үзенең телеграм-каналында кызыклы һәм самими видео белән дә уртаклашты. Анда балалар төрле сорауларга җавап бирә.
«Балалар һәрвакыт яңа ачышларга омтыла. Бу юлда аларга ярдәм итегез. Бәйрәм белән – Балаларны яклау көне белән!
Балаларыбызга бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар телим», – дип яза Рөстәм Миңнеханов.
Видеода исә балаларга төрле сораулар тәкъдим ителә: бер көнгә олы кеше булсаң, нәрсә эшләр идең; тылсымлы таягың булса, нишләр идең; бер миллион сумны нәрсәгә сарыф итәр идең; балаларны нәрсәдән якларга кирәк; кешенең сине яратуын ничек аңларга?
Әлеге сорауларга төрле яшьтәге балаларның фикерләрен ишетергә була.