Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт мәчете ачылышында: «Бу – ислам дине өчен бер үрнәк»

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов Әлмәт мәчете ачылышында: «Бу – ислам дине өчен бер үрнәк»

Бөек бәйрәм – Корбан гаетендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңартылган (төзекләндерүдән соң ачылган) Ризаэтдин Фәхреддин исемендәге Әлмәт шәһәре Җәмигъ мәчетендә булды. Төп бәйрәм тантанасы Әлмәттә узды, дип яза Мөселманнарның Диния нәзарәте.

Гает биредә иртәнге сәг. 2.30да Коръән-хафиз Сәидкамал Сөенов башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте. Ул «Фатиха», «Мөлек», «Ән-Нәба», «Әр-Рахман» сүрәләрен укыды. Сүз уңаеннан, Сәидкамал – Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның шәкерте.

Мәчет белән танышу, бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен, Җәмигъ мәчетенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Татарстан нефтьчеләр каласының йөзек кашы булган, яңартылып, мәһабәт бина булып ачылган Аллаһ йортына – Әлмәт шәһәре Үзәк мәчетенә килгән күпсанлы мөселманнар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ААҖ Директорлар советы рәисе киңәшчесе, Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданы Шәфәгать Тәхәветдинов һәм башка күпләгән дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, аксакаллар һәм кунаклар бар иде. Мәчет үз эченә меңнән артык дин кардәшебезне сыйдырды. Ә мәчеттә урын калмаганнар ишегалдында бәйрәм намазын укый алды.

Төп-төгәл иртәнге сәгать 3тә Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт мөселманнарны сәламләп, бәйрәм белән котлады һәм бәйрәм вәгазен укырга кереште. Ул сүзен Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан килеп ирешкән котлауларын укудан башлады, шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның изге хаҗ җирләреннән кардәшләргә җибәргән сәламнәрен һәм теләкләрен җиткерде.

Аннары ул агымдагы елның Россиядә «Гаилә елы» булуын искәртте һәм вәгазен шушы темага багышлады. Ул ислам динендә гаиләнең әһәмияте мәсьәләләренә багышлануын билгеләп, ир һәм хатынның бурычлары, вазифалары, бер-берсенә булган хаклары уңаеннан үгет-нәсыйхәтләр бирде. Хәзрәт «Румлылар» сүрәсенең 21нче аятен китерде: «Тынычлык тапсыннар дип, үзләрегездән сезгә хатыннар яралтуы – Аның билгеләреннән. Ул арагызга сөю һәм шәфкать салды. Һичшиксез, монда уйлаганнар өчен билгеләр бар». Шушы һәм башка аятьләргә һәм хәдисләргә таянып, Илфар хәзрәт гаиләнең кешегә күңел тынычлыгы бирә торган, рухи көч чыганагы булып торган, иң якын һәм кадерле кешеләрдән торган бер җәмәгать икәнен аңлатты, гаиләдә ир һәм хатынның рольләре, бурычлары һәм хаклары турында сөйләде. Ул, гаиләне матди яктан тәэмин итү ирнең бурычы булса, ә өйдә рухи тынычлык – хатыннан, дип искәртте, ирләрне – җаваплы, ә хатыннарны итагатьле булырга чакырды.

Вәгазь ахырында гаиләне саклап калу буенча нәҗиҗәләр чыгарылды. Беренчедән, ир – хатын алдында, хатын ире алдында бурыч һәм хакларны үтәргә тиеш, икенче киңәш – мәһерне күпсенмәү һәм кызганмау, өченчедән, сабыр булу һәм гафу итә белү.

Вәгазь сәг. 3.30да төгәлләнде, аннары гает намазы укылды һәм ахырдан Исмәгыйль хәзрәт Коръән укыды, ә Җәлил хәзрәт дога кылды. Догада махсус хәрби операциядә хезмәт итүче һәм һәлак булган солдатлар искә алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100