Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Маликов үзеннән 30 яшькә яшьрәк хатынга өйләнгән

news_top_970_100
Рөстәм Маликов үзеннән 30 яшькә яшьрәк хатынга өйләнгән
Фото: социаль челтәрдән

Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов икенче тапкыр өйләнгән. Бу хакта ул «Ирек мәйданы» газетасына әңгәмәдә сөйләгән.

Беренче хатыным белән аерылгач, озак еллар ялгыз яшәдем. 2 ел элек үз тиңем очрады. Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы кызы Ләйсәнгә өйләндем. Аллага шөкер, яратышып, бик матур яшибез. Яшь аермабыз 30 ел булуы да сизелми. Ләйсән – инглиз теле укытучысы. Үз йорты, фатиры, машинасы бар. Ире вафат. Беренче никахтан 23 яшьлек улы бар.

«Җәйләр көтеп яшим» дигән яңа җыр яздырдым. Көе дә, сүзләре дә үземнеке. 20 июльдә 75 яшь тула. Тиздән Төркиягә ялга җыенабыз, – дип сөйләгән ул.

Рөстәм Маликовның беренче хатыны – җырчы Гүзәл Маликова. Уллары Гайсә һәм Муса Маликовлар да – сәнгать өлкәсендә үз исемнәрен булдырган шәхесләр. Муса 1990 елда илкүләм дәрәҗәдәге «Утренняя звезда» телеконкурсында Гран-при иясе булган иде. Җырчы, музыкант, композитор бүгенге көндә Германиядә яши.

Комментарийлар (7)
Калган символлар:
  • 3 июнь 2025
    Исемсез
    Рөстәм Маликов Россиянең халык артисты дәрәҗәсенә ирешәсе җырчы иде. Җан тынычлыгы белән бар көчен иҗатка багышларга ирек бирмәделәр шул...
  • 3 июнь 2025
    Исемсез
    Ростэм эфэнде белэн Лэйсэн ханымнын тормышына сокланып яшибез без ! Бик Акыллы ханым , матур Тин килгэннэр . Ростэм эфэнде бэхеткэ лаек ! Кадерен белмэделэр шуд балалары эле дэ каты бэгерле булып ускэннэр . Энкэлэре итэге астыннан Сузеннэн чыга алмый яшилэр. Этилэре аркасында кеше булганнар югыйсэ ! Этилэре аркасында фатирлы, башлы кузле булганнар. Халык барсын да белэ. Этилэрен Урамга куып чыгарганнарын да белэбез . Лэкин бугенге бэхете озакка сузылсын дип телэргэ генэ кала безгэ !!!
  • 26 май 2025
    Исемсез
    Рөстәм Маликов Россиянең халык артисты дәрәҗәсенә ирешәсе җырчы иде. Җан тынычлыгы белән бар көчен иҗатка багышларга ирек бирмәделәр шул...
  • 23 май 2025
    Исемсез
    Ул яшьтэ яратышып яшибез дию дорес булмаса Ростом бабай тарафыннан, э бер беребезне хормэт итеп яшибез дисэ анлаешлырак килеп чыгар кебек.
  • 18 октябрь 2024
    Исемсез
    Дуртенче Ире белэн энкэлэре бик бэхетле тормыш кичерэ ди . 🔥
  • 18 октябрь 2024
    Исемсез
    Улларына авыр булмады , чонки алар энкэлэрен иртэрэк кияугэ бирделэр шууууул!
  • 12 июль 2024
    Исемсез
    Беренче хатыны белэн искиткеч бер берсенэ охшаш парлар иде, улларына авыр булгандыр инде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100