Рөстәм Галиуллинның «Казан утлары» редакциясенә саубуллашу сүзе: «Укучыгыз булып калам»
Бүген Татарстан китап нәшриятынының яңа генераль директоры Рөстәм Галиуллин коллективка тәкъдим ителде. Кичә, кич утырып, Рөстәм 8 ел эшләгән «Казан утлары» коллективы белән саубуллашу тексты язган. Әлеге текстны кыскартылган вариантта укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле «Казан утлары» журналының укучылары, авторлары, редакция хезмәткәрләре!
Әле кайчан гына журналыбызда баш мөхәррир булып эшли башлаган кебек идем, инде 8 елга якын вакыт үтеп тә киткән икән. Шушы 8 елга якын вакыт эчендә мин һәркөнне эшкә бәйрәмгә кебек, теләп-яратып йөрдем, редакциянең, журналның проблемаларын үземнеке кебек кабул итәргә күнектем. Хәтта «Казан утлары» журналына карата әйтелгән тәнкыйть сүзләрен үз әсәрләремә, иҗатыма бирелгән тәнкыйди бәядән күпкә, бик күпкә авыррак кичерә торганга әверелдем. Ләкин редакция эшчәнлегенең уңай нәтиҗәсен күрү барлык кыенлыкларны да оныттырып, һәрчак алга барырга әйдәде.
Шушы вакыт аралыгында журналыбызның 92 саны дөнья күрде, 29 кесә китабы, шулай ук төрле конкурсларыбызның җыентыклары басылып чыкты. Тормышның төрле өлкәләрен колачлаган «Хәзинә» (2018), «Шифалы куллар» (2019), «Илең турында уйла!» (2020), «Аһ, туган каумем газиз!» (2021), «Мәйдан – батырлар өчен!» (2022), «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» (2023), «Оясында ни күрсә...» (2024) әдәби конкурслары уздырылды. Редакция шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырылган ябык әдәби конкурсларны оештыруда зур эш башкарды. Әлеге конкурсларның нәтиҗәсе буларак, редакциянең әсәрләр портфеле тулыланды, төрле темаларга баеды.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте ярдәме белән, «Казан утлары» заманча мультимедияле редакциягә әверелде: басмабыз, 100 еллык традицияләрен саклап, ай саен чыгып килә, ул почта аша гына түгел, киосклар, маркетплейслар, вендинг аппаратлары һәм башка альтернатив юллар белән таратыла; бүгенге көннең күренекле авторлары һәм әле моңарчы киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган яңа иҗатчыларның укылышлы әсәрләре «Казан утлары» журналы китапханәсеннән» сериясендә дөнья күрә; социаль челтәрләр һәм сайтны укучылар саны елдан-ел арта бара; редакция җанисәп, чит төбәктәге милләттәшләр һәм авторлар белән эшләү, яшь иҗатчыларга мастер-класслар үткәрү кебек проектлар башкара, төрле әдәби акцияләр уздыра һ.б.лар. Яшь иҗатчылар өчен өченче ел рәттән «Казан утлары» иҗат лабораториясе» («Яңа исем») гамәлгә ашырыла. Республикабыз районнарында эшләп килгән әдәби берләшмәләр белән эшне җанландыруны, районнарда яшәүче язучылар иҗатына игътибарны арттыруны күз уңында тоткан «Әдәби берләшмәләрдә» рубрикасы чыгып килә.
«Казан утлары» редакциясе һәр чорда да үз тирәсенә авторларны, күренекле язучыларны туплап торган. Бүгенге көндә дә әлеге традиция дәвам итә: төрле буын каләм әһелләре, редакциягә килеп, җанына сердәш таба, гамьле әңгәмә кора ала.
Санап үтелгән эшләрне, проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге тудырган, хуплаган, ярдәм иткәннәре өчен, «Татмедиа» җитәкчелегенә, Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкләгән комиссиягә, ТР Язучылар берлегенә һәм теләктәшлек күрсәткән төрле оешмаларга, эшебезне яктырткан, киң җәмәгатьчелеккә җиткергән журналистларга зур рәхмәт! Тугрылыклы укучыларыбызга, авторларыбызга, редколлегия әгъзаларына, редакциядә эшләп киткән ветераннарыбызга мин аеруча рәхмәтле.
103 ел тарихы булган журналыбызның соңгы 43 елындагы баш мөхәррирләр – Ренат Харис (1982-1989), Равил Фәйзуллин (1989-2013), Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза, 2013-2018) – белән һәрвакыт элемтәдә булдык, алар һәрчак ихлас күңелдән хәерхаһлык күрсәттеләр, киңәшләрен бирделәр, иң кирәк чакта ярдәм кулы суздылар. Ренат Харис җитәкчелек иткән чорда журнал профессиональ яктан яңа баскычка күтәрелде, Равил Фәйзуллин вакытында абруе, дәрәҗәсе тагын да артты, ныгыды, Илфак Ибраһимов исә эшчәнлекне җанландырып, аны заманчалаштырды. Электрон архивны булдыруны (архивның текст форматын редакцияләү эше бүгенге көндә дә дәвам итә), социаль челтәрләр һәм сайт эшчәнлеген югары дәрәҗәгә җиткезүне дә Илфак абый башлап җибәрде, баш мөхәррирлек дилбегәсен миңа 1 еллык планы алдан әзерләнгән хәлдә тапшырды. Иң зур рәхмәтләрем, әлбәттә, шушы елларда бергә эшләгән хезмәттәшләремә: аларның һәркайсы үз эшенең остасы, һәр уңышыбыз – уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе!
Бүген, баш мөхәррир буларак, кадерле журналым белән саубуллашам. Күңелгә моңсу, сагышлы мизгелләр бу. Әмма шунысы куандыра: бүгеннән мин кабаттан – журналның тугрылыклы укучысы, редакциянең якын дусты, әсәрләре дөнья күрүне түземсезлек белән көткән авторы! Журналыбызга ихлас теләкләремне багышлыйм: «Казан утлары» яктысы мәңге сүнмәсен!

2018 ел, гыйнвар. Рөстәм Галиуллинның «Казан утлары»ның баш мөхәррире вазифасына тәкъдим ителүе
Фото: © Солтан Исхаков