news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Гайзуллин: «Милли кодны нинди штрихкод аша табып, юк, кайтарып була икән?»

news_top

Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры, радиотапшырулар алып баручы Рөстәм Гайзуллин милли биюләребез, җырларыбыз, баян тавышлары онылып баруга борчылуын белдереп, үзенең фикерләрен социаль челтәрдәге сәхифәсенә урнаштырган.

Актер бер егет сыздырып гармунда уйнаган һәм мари яшьләре милли биюләрен чын горурлык белән биеп йөргән ике видео урнаштырган. Рөстәм Гайзуллин аларга соклануын белдерә, татар яшьләренә дә «уянырга» кирәк дип саный.

«Өч ел элек бу егетнең уйнавын куйган идем лентама. Әти-әни, әби-бабай, укытучы-остаз кушканга гына уйнамый бит инде бу егет, күренеп тора. Тәне, җаны, күңеле ташый бит. Ясалма түгел, кемдер өйрәткәнчә түгел, моңа өйрәтеп тә булмыйдыр. Милләт, миллилек. Чагыштыруны җенем сөйми. Тик…

Мари яшьләре биегән видеоны күргәнегез бармы? Шушы мари яшьләрен күргән саен сокланам. Көнләшеп тә куям, хәтта. Олысы, яше, баласы. Матур күренеш бит. Ярар, тел төбен аңладыгыз инде, сырлап тормый. Але, татар яшьләре!

Ә, юк, сырлыйм икән әле. Яшьләрне гаепләп булмый. Гаеп, фәкать, үзебездә. Мәҗлес,бәйрәмнәрдә сирәк гаиләләр генә, балалары белән милли җырлар сузып утыралардыр. Милли бию, милли хәрәкәтләрне әйтеп тә торасы юк. Ә гармун, баян ишетеләме өйләребездә, ишегалды, капка төпләребездә. Авылда Котдус абый капка төбенә чыгып утырып, баян сузамы икән? Туктале, ул бит инде безнең балачакта. Бүгенге көндә ничек икән авылда? Кичен капка төпләрендә баян яңгырыймы икән?

Авыл клубларында ничегрәк вазгыять? Нишли анда халык? «Сындыр идән тактасын, сикереп-сикереп биегәндә кәкре аяк турая», – дия-дия, тиргә батып биючеләр бармы икән ул?

Нинди авыл! Без яшүсмер чакта, шәһәрдә яшәсәк тә, күпфатирлы йортларның подъезд коридорына чыгып, баян көйләренә бии идек бит. Балалар, олылар бергә. Култыклашып, әйләнә-әйләнә. Әти, абый баянда уйнап биетәләр иде. «Җиделе лампа бишле куык» дип, олылырага кушылып, сүзләрен яттан җырлый идек. Димәк, безгә аны әти-әниләр сеңдергә. Ә без сеңдермәгәнбез булып чыга.

Безгә көндәлек тормыш булсын... Бәйрәм булсын... Бала ашатасы, йоклатасы булсын…. Баян, гармун моңы урынына, җырлап, җырлатып үстерәсе урынга, телефон, планшет тоттырдык. «Алар кулында телефон инде хәзер», - дип язганнар миңа. Әйе, үзебез тоттырдык бит. Үзебездә икән лә гаеп.

Ул милли кодны нинди штрихкод аша табып, юк, кайтарып була икән? Җанисәп үткән вакытта эзләп тә карыйбыз инде үзен. Милләт! Тел! Ау, дип тә карыйбыз. Аптыраган. «Але, татар яшьләре» дип язган идем. Хештегны үзгәртәм: «Але, татар яшьләре, өмет сездә», – дип яза артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар